Accessibility links

Наил Якупов NHLда беренче алкасын кертте


Наил Якупов NHLда беренче алкасына куана
Наил Якупов NHLда беренче алкасына куана

Түбән Кама хоккей мәктәбенең шәкерте, бүгенге көндә Канаданың “Эдмонтон Ойлерз” такымында уйнаучы татар егете Наил Якупов дөньяның иң яхшы хоккей лигасында уйнауга кереште.

NHL җитәкчелеге һәм уенчылар арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык озакка сузылмады. 6 гыйнварда һөнәрчеләр берлеге һәм лига җитәкчеләре яңа килешүгә кул куйды, ә инде 19 гыйнварда такымнар бозга беренче тапкыр аяк бастылар.

Локаут аркасында соң башланган сезон озак дәвам итмәячәк. Такымнарны 48 уен көтә. Ләкин җәдвәл көнләшерлек түгел: ике көнгә бер уен каралган.

Локаут “йолдызлары” NHLга әйләнеп кайтты

Локаут аркасында NHL такымнары хоккейчылары эшсез ятмадылар. Кайберәүләр түбән лигаларда уйнады. Европа уенчылары, гадәттә, үз туган якларына кайтып алка сугалар, ә инде Русия “йолдызлары” локаутны үз илендә көтте.

Башка такымнардан аермалы буларак, Татарстан һәм Башкортстан такымнары бу “мода” артыннан иярергә тырышмады. Һәм бик дөрес эшләде дияргә була. Такым җитәкчеләре локаутның тиз арада тәмамланачагын алдан күргән диярсең. Нәтиҗәдә, үз сафларына “йолдызлар” җыйган такымнар бүген алардан мәхрүм, чөнки күбесе кире NHLга әйләнеп кайтты. Малкин, Овечкин, Дацюк, Бэкстрем, Якупов, Емелин һәм башкалар Русия белән саубуллашып чираттагы Стэнли Кубогы өчен көрәшәләр.

“Ак Барс” җитәкчелеге NHL уенчыларына мөрәҗәгать итмәячәген гел әйтеп килде, әмма мөһим уенчыларны башкалар кулына бирмәс өчен, “Монреаль Канадиенз” сакчысы Алексей Емелинны Казанга чакырырга мәҗбүр булды. Хәтерләсәгез, НХЛга китәр алдыннан, Емелин “Ак Барс” сафларында уйнаган иде. “Нефтехимик” исә Наил Якуповны чакыру белән генә чикләнде. Якупов Түбән Камалылар ышанычын аклады һәм нәтиҗәле уены белән күпләрнең исендә калды.

“Эдмонтон Ойлерз” Якуповка зур өметләр баглый

NHL драфтында беренче урынны алган Наил Якупов быелгы сезонның иң зур ачышы булырга тора. Моның өчен төрле сәбәпләр бар: моңа кадәр әллә ни балкып килмәгән “Эдмонтон Ойлерз” такымы ниһаять яхшы тупланып бетте. Быел Эдмонтон җанатарларын танылган лидерлар белән беррәттән Якупов, Нюжент-Хопкинс, Шульц кебек яшь уенчылар да сөендерәчәк.

Якуповның NHL дагы беренче уенын мактанырлык дип әйтеп булмый. Гомумән алганда, такым өчен дә бик авыр көрәш булып чыкты. “Ванкувер Кэнакз” шактый ныклы каршылык күрсәтте. Һәм бу шаккатмалы да түгел, чөнки “Ванкувер” Стэнли Кубогына дәгъва кылучы фаворит булып санала. Әмма зур тырышлык күрсәтеп, “Эдмонтон” бары тик буллитлар ярдәмендә генә җиңүгә ирешә алды. Ә менә Наилнең бу җиңүдә өлеше зур түгел. “Ванкувер” керткән ике алка вакытында да Якупов бозда булды. Нәтиҗәдә, хоккей белгечләре аның файдасын “-2” дип бәяләде. Зур өметләр баглаган уенчы өчен искитәрлек саннар түгел.

Икенче уенда “Эдмонтон” “Сан Хосе Шаркз” такымы белән очрашты. Бу көрәш Якупов өчен дә, җанатарлар өчен дә хәлиткеч булгандыр, чөнки нәкъ менә шушы көнне татар егете NHL да беренче алка кертүгә иреште. Хәлләр болайрак: “Эдмонтон” бу уенны коточкыч рәвештә башлады. Беренче биш минутта ук үзләренең капкаларына ике алка керттерделәр һәм, гомумән, уен җепләрен кулдан ычкындырдылар. Озак та үтми Якупов “Ойлерз” өчен беренче алкасын кертә. Ганье тарафыннан бирелгән пасны Якупов тиешенчә файдалана. Ләкин Түбән Кама егете керткән алка “Эдмонтонга” ярдәм итми. Уенның беренче өлешендә үк боз хуҗалары алты алка керттерәләр. Әмма уен Якуповның алкасы белән истә калачак.

XS
SM
MD
LG