Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метшин: Универсиада милли бәйрәмгә әйләнер дип өметләнәбез


Казан мэры Илсур Метшин Владивосток һава аланында Универсиада утын каршы алу чарасында катнашты. Ул анда Универсиада милли бәйрәмгә әйләнер дигән өметен белдерде.

«Озак сәфәрдән соң Русиягә Универсиада уты китерелде. Без барлык Универсиада кунакларын Казанда көтәбез һәм уеннарның милли бәйрәмгә әверелүен телибез», диде ул.

Иртәгә Владивостокта тантаналы чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия спортчылары катнашачак.
XS
SM
MD
LG