Мөселманнар бүген Мәүлид бәйрәмен уздыра. Мәүлид - Мөхәммәт гәләйһиссәләмнең туган көнен искә алу хөрмәтеннән уздырыла. Пәйгамбәрнең туу вә үлүе бер көнгә туры килә.
Мәүлид бәйрәмендә Мөхәммәт гәләйһиссәләмгә салаватлар уку һәм аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, туганнарыңны, кардәшләреңне җыеп хөрмәт итү тиешле эш санала.
Әмма кайберәүләр, бигрәк тә гарәп илләрендә укып кайткан шәкертләр аны бәйрәм итүгә каршы. Мөхәммәт пәйгамбәр үзе исән чакта аны билгеләмәгән, шуңа бу бидгать санала, диләр.
Татарстанда быел да Мәүлид бәйрәме уңаеннан төрле чаралар каралган. Аның иң зурысы – бәйрәм концерты 28 гыйнварда Г.Камал театрында булачак.