“Ак Барс Аэро” ширкәте Казаннан Франкфуртка очышларны бергәләп оештыру өчен Lufthansa ширкәте белән сөйләшүләр башламакчы. Килешүнең нәрсәгә нигезләнәчәге әлегә билгесез, дип хәбәр итә ato.ru сәхифәсе.
Билгеле булганча, керем китермәү сәбәпле, Lufthansa быелның беренче апреленнән Казан-Франкфурт очышларын туктатачагын әйткән иде.
“Ак Барс Аэро” ширкәте хәзер атнага бер тапкыр Казаннан Мюнхенга оча. Җәй көнне алар бу очышларны арттыру мөмкинлеген карый. Бу хакта ato.ru хәбәр итә.