Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа стадионга нинди исем бирәбез? (II тур)


Яңа стадион макеты
Яңа стадион макеты

Казанның яңа стадионына исем бирү бәйгесе финалына биш исем сайлап алынды. Тавыш бирү 31 гыйнварда тәмамлана.

Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы Казанда төзеләчәк яңа стадионга исем бәйгесе игълан иткән иде.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 18-24 гыйнвар көннәрендә үткән беренче турда барлыгы меңнән артык тәкъдим килгән. Шуларның бишесе икенче турга сайлап алынган. Менә алар (әлифба тәртибендә):

  • Kazan-arena
  • Uni (Юни)
  • Зилант
  • Миллениум
  • Татарстан-арена

Икенче турда тавыш бирү 25-31 гыйнвар көннәрендә махсус сәхифәдә үтәчәк.

45 мең кеше сыйдырышлы бу стадионда быел июль аенда Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарын, 2018 елда футбол дөнья беренчелеге уеннарын үткәрү күздә тотыла.

Азатлык сәхифәсендә без үзебезнең сораштыруны оештырган идек. Азатлык укучылары барлыгы 11 исем тәкъдим итте:

  • Рубин-арена
  • Мәйдан
  • Алга
  • Алтын Урда
  • Аксарай
  • Миңтимер
  • Хәрәкәт
  • Ак калфак
  • Асылташ
  • Казансу
  • Батыр

Ни аяныч, аларның берсе дә рәсми бишлеккә кермәгән. Укучылар яңа стадионга исем сайлаганда, Казанның, Татарстанның үзенчәлекләрен чагылдыручы исемнәргә күбрәк игътибар бирергә чакырган иде. Әмма исем сайлауны оештыручыларның андый фикердә булмавы күренә. Хәзер тавыш бирүгә тәкъдим ителгән биш исем арасында андый яңгырап торучы, милли үзенчәлекләрне чагылдыручы бер генә яңа исем дә юк.

Кайбер тавыш бирүдә катнашучыларда бу исем сайлауны Русиядәге нәтиҗәсе алдан билгеле булган Дума яки президент сайлаулары белән чагыштыручы уйлар да туарга мөмкин. Ягъни, җитәкчеләр стадионга нинди исем бирелүен алдан хәл иткән, әмма халыкта демократия бар дигән ышаныч тусын өчен формаль тавыш бирүләр үткәрелмиме?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пәнҗешәмбе журналистлар белән очрашуда үзенә Kazan-arena исеменең күбрәк ошавын белдерде. Шул ук вакытта ул: “Кайсы яхшырак булуын карарбыз, кешеләр үз фикерләрен белдерсен, варинтлар бар”, дип тә өстәде.

Татарстанда соңгы елларда милли исемнәрнең читкә тибәрелүенә Казан янында төзеләчәк яңа шәһәрчеккә татарга түгел, күбрәк грекка ятышлырак булган Иннополис исеме бирелүе дә ачык мисал.

Шулай да, без Азатлык укучыларына финалга узган биш исемнең берсен сайлап тавыш бирергә тәкъдим итәбез. Соңыннан бу тавышларны рәсми нәтиҗәләр белән чагыштырып булыр.

Казанның яңа стадионына финалга узган биш исемнең кайсын бирер идегез? Рәхим итеп тавыш бирегез!
XS
SM
MD
LG