Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умырзая" ансамбле татар авылларына сәфәр чыкты


"Умырзая" ансамбле үзешчәннәре тамашачылар белән
"Умырзая" ансамбле үзешчәннәре тамашачылар белән

Омскиның “Умырзая” татар-башкорт фольклор коллективы яңа елны татар авылларына сәяхәт кылудан башлады. Гыйнвар уртасында ансамбль үзешчәннәре өлкә үзәгенә якынрак урнашкан Большеречье районының татар авылларында концертлар куеп кайттылар.

Омскига иң якын татар авыллары 200 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан. Авыллар арасындагы юллар да мактанырлык түгел – кайда кышын кар белән бераз тигезләнә торган арба юлы, кайда ватык-җимерек асфальт. Шуңа күрә ике көнлек иҗади сәфәргә чыккан үзешчәннәр Большеречье районының өч авылында гына була алдылар.

"Умырзая" ансамбле үзешчәннәре 2012 елның гыйнварында да Большеречье районына барганнар иде. Ул вакытта концертлар районның бер-берсеннән чагыштырмача якын урнашкан Чарналы, Тусказан һәм Үләнкүл авылларында булды. Узган елдан аерма буларак, быел үзешчән артистлар концертларын бераз читтәрәк урнашкан Койгалы авылыннан башладылар.

Койгалыда "Умырзая" ансамбленең концертын көтеп алдылар. 20 еллап татар концертлары булганы юк иде диделәр тамашачылар. Ансамбльнең иганәчесе, шәһәр милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Әлимбаев транспорты белән өлкәне иңләп-буйлап йөрүче умырзаялыларның да моңарчы бу авылга барып җитә алганнары юк иде.

Беренчедән, Койгалының башка татар авылларыннан шактый еракта булуы сәбәп булса, икенчедән, бу авылда клуб булмавы. Аның каравы хәзер авылда яңа, яхшы мәктәп бар. "Умырзая" үзешчәннәренең концерты да анда үтте.

Койгалы мәктәбе моннан 4 ел элек кенә төзелеп эшли башлаган. Койгалы авылы караган Курносово авыл идарәсе башлыгы Петр Тимченко сүзләренчә, мәктәп төзелеше 18 елга сузылган. Бары тик Русиянең мәгариф министрлыгы аркылы, мәктәпне милли итеп күрсәтеп, төзелешне тәмамларга мөмкин булган. Мәктәптә татар теле укытыламы дигән сорауга авыл идарәсе башлыгы, укытыла иде, хәзер юк, чөнки укытучы ялга чыкты, дип җавап бирде.

Авыл идарәсе башлыгы сүзләрен, быелгы уку елына чаклы татар теле укытылып килде, дип җирле эшмәкәр Сергей Горбунов дәвам итте. Үзен Сергей Викторович дип таныштырган эшмәкәр татар телен яхшы белә икән: "Әнием татар, әтием урыс, шушы авылда тудым, шушы авылда яшим, татар телен яхшы беләм, бары тик ул сезнекеннән бераз аерыла, гомумән, безнең авылда руслар да татарча белә. Үзем эшмәкәр, транпортым бар, кеше йөртәм, йөк йөртү белән дә шөгыльләнәм. Авылда халык үз хуҗалыгы белән яши, мал тоталар, бәрәңге утырталар. Бер фермер бар, иген чәчә (иген чәчүне себердә аш чәчү диләр), мал тота. Әмма аның җире күп түгел, кешегә эш бирә алмый, уллары белән үзе бар эшне башкара. Алган уңышны сату бик кыен, юллар бик шом (начар) бездә, әле сез әйбәт кенә үттегез, җәй көне, яңгырлар яуганда бөтенләй үтәрлек булмый", ди Сергей Горбунов.


Койгалы мәктәбе мөдире Халия Янеева белән әңгәмә корабыз. Халия ханым авылда татарлардан башка урыслар, молдаваннар, чегәннәр яши, ди. Сүз уңаеннан – 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, авылда яшәүче 270 кешенең 251е – татар.

"Мәктәбебез булуына бик сөенәбез, чөнки монда су, канализация бар, спортзалыбыз яхшы, хәзер 19 бала укый, авылда яшьләр бар, димәк, балалар да булыр, мәктәбебез эшләр. Мәктәп эшләсә, авыл да яшәячәк", ди Халия ханым.

"Балалар һичшиксез туган телләрен, үз мәдәниятләрен белергә тиешләр. Мәктәптә татар теле укытылмый әлегә, әмма авылда белгечләр бар, укытучы табылыр. Мин балаларның туган телне өйрәнүләрен бик телим, һәм татар теле дәресләрен тергезербез дип бик өметләнәм", ди Койгалы авылы мәктәбе мөдире Халия Янеева.

Шулай, мәктәбе милли буларак төзелгән, халкының 93 проценты татар булган Койгалы авылында, бүгенге көндә татар теле укытылмый.

Койгалыдан соң үзешчән артистлар Чарналы һәм Тусказан авылларында чыгыш ясадылар. Койгалыдан аерма буларак бу авылларда татар теле укытыла. Дөрес, мәктәпләр башлангыч белем бирәләр.

Үз авылларында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, балалар белемнәрен Үләнкүл урта мәктәбендә дәвам итә. Үләнкүл мәктәбендә татар теле дәресләре 1 сыйныфтан 11енчегә кадәр атнага ике мәртәбә предмет буларак укытыла, ди мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Сиатдин Чумаров. Хәзер 7 февральдә Омскида булачак олимпиадага әзерләнәбез, бәлки, февраль азагында Казанда үткәреләчәк татар теле бәйгесенең регионара этабында безнең укучылар һәр елдагыча Омски өлкәсендә татар телен белүче балалар барлыгын тагы бер кат исбатларлар дигән өмет бар, ди Сиатдин әфәнде.

Инде "Умырзая" коллективы концертларына килгәндә, Чарналы һәм Тусказан авылларында үзешчәннәр клубларда чыгыш ясады. Әүвәлгечә клублар урынына бу авылларда гади авыл йортлары. Чарналы клубында кечкенә булса да, киенү бүлмәсе бар. Биредә "Умырзая"ның 22 кешедән торган төркеме үзешчәннәренә киемнәрен алыштыру өчен чират торырга туры килде.

Тусказан клубында исә аерым киенү бүлмәсе бөтенләй юк, тамашачы залы һәм сәхнә генә. Шулай да, төрле шартларда чыгыш ясарга күнеккән умырзаялылар "Май пешү йоласы" күренеше һәм җыр-биюләре белән биредә дә халыкның күңелен яуладылар.

Без хәзер ТНВ каналын карыйбыз, Казан артистларында күрәбез, әмма сез алардан уздырдыгыз, бик тә яраттык концертыгызны, диделәр Тусказан тамашачылары.

15 елга якын ансамбльгә йөрүче Гөлнара Макаревичтан, нинди көчләр сезне йөртә, дип сорыйбыз. "Бөтен эшләребезне ташлап йөрибез, бездән көчле, кыюлар юктыр дип уйлыйм, кышын суыклар, җәен эссе яисә баткак дип тә тормыйбыз, йөреп торабыз. Ходай безгә ярдәм итеп, көч биреп тора, сабырлык бирә.

Чөнки нинди генә кыенлыклар булса да, аларны күрмибез, сизмибез, аякларыбыз туңса да, зарланмыйбыз да, көлеп, шаярып йөрибез, көчле, нык коллектив безнең. Халкыбыз өчен йөрибез, татарлыкны белдереп йөрибез. Үзебезнең моңлы җырларыбызны ишеттерәбез, татар телен онытмасыннар, дип тырышабыз. Безнең телне, җырларыбызны аңлыйлар икән, димәк татар яши, шуңа сөенеп, горурланып кайтабыз авыллардан. Гөрләп эшләп торсын безнең "Умырзаябыз", шундый максатлар белән алга барыйк", ди Гөлнара ханым.

Шулай, алдан әйткәнебезчә, авыллар арасында юллар да начар, умырзаялыларны йөртүче транспорт та шактый тузган, юлда бозылып, төзәтергә туры килгән чаклар була. Бу юлы да, Койгалыга барып җиткәнче үк проблемнар килеп чыкты һәм шактый вакыт автобус төзәтеп үтте.

Билгеләнгән вакыттан ике сәгатькә якын соңга калып барылса да, Койгалыда халык таралмаган иде. Ә инде Койгалы белән арасы 110 чакрым булган Чарналы авылына 4 сәгатькә якын барылды. Автобусның йөртүчесе, казакъ кардәшебез Серик юлда берничә мәртәбә тукталып, төзәтеп, көч-хәл белән алып барып җиткерде. Кичке 7гә билгеләнгән концерт 10 сәгатьтә генә башланса да Чарналы халкының кайсылары таралмыйча көтеп утырган иде, кайсылары яңадан килде.

Ике көндә Большеречье районының өч авылында чыгышлар ясаган умырзаялылар, юлда күргән михнәтләргә дә карамыйча, җыр, уен-көлке белән кайтыр юлга чыкты.

Бүгенге көндә ансамбль өлкә үзәгендә яшәүче татарлар өчен яңа концерт програмы әзерләү белән мәшгуль.
XS
SM
MD
LG