Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугатка Миңнехановның патша турындагы сүзләре ошаган


“Медиалогия” мәгълүмат-аналитик системасы белгечләре 2012 елда массакүләм мәгълүмат чараларында сүзләре иң күп кулланылган төбәк башлыклары исемлеген булдырды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль бүлгесендәге 14 төбәк башлыгы арасында беренче урынга эләккән.

Массакүләм мәгълүмат чараларын Миңнехановның Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм итүче турындагы мәгълүмат өчен бер миллион вәгъдә итүе, шулай ук аның “илгә патша кирәк” дигән сүзләре, Русия президент сайлавында Владимир Путинның җиңүенә өметләнүе турындагы сүзләре җәлеп иткән.

Русия төбәк башлыклары арасында Миңнеханов җиденче урында тора. Беренче урында Мәскәү мэры Сергей Собянин килә.
XS
SM
MD
LG