1888 елда галимнәрнең һәм энтузиастларның кечкенә генә бер төркеме география белемнәрен арттыру һәм тарату максатында National Geographic Society (NGS) дигән җәмгыять төзи. "National Geographic" журналының беренче чыгарылышы шул ук елның октябрендә басыла. Хәзер, 125 ел үткәч, бу җәмгыять дөньяда табышсыз эшләүче иң зур мәгариф һәм фән оешмаларының берсе санала. Бу юбилей уңаеннан җәмгыять үз архивындагы 11 миллионнан артык фото арасыннан үз тарихын иң ачык итеп сурәтләүче кайберләрен җәмәгатьчелеккә дә тәкъдим итә.
National Geographic Society: 125 еллык тарих

21
АКШның төньяк-көнбатышындагы Вашингтон штатында Гиффорд Пинчот дәүләт урманында кояш баешы. Бу урманга табигатьне саклау тарафдары һәм җәмгыятьнең шура әгъзасы Пинчот хөрмәтенә шундый исем бирелгән.

22
1938 елдан башлап Америка Смитсон этнология идарәсе башлыгы Матью Штирлинг National Geographic спонсорлыгында Мексиканың Табаско һәм Веракруз штатларына сигез экспедиция оештыра.

23
Археолог һәм National Geographic грантын алган Ричард Адамс 1984 елда Рио Азулдагы Майя төрбәсен өйрәнә.

24
1992 елда айсбергка бәрелеп Төньяк Атлантикада су төбенә киткән "Титаник"ның 1991 елда төшерелгән фотосы. Корабны 1991 елда National Geographic тикшеренүчесе Роберт Баллард таба.

25
1909 елда National Geographic Роберт Пириның һәм аның ярдәмчесе Маттью Һенсенның Төньяк котыпка сәфәрен финанслый. Аларның котыпка барып җитүе турында күп кенә бәхәсләр булса да, аларның котыпка ул чакта һәркемнән якынрак килгәнлеге бәхәссез.