Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия ширкәтләре Чаллыга килде


Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев күргәзмә белән таныша
Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев күргәзмә белән таныша

29 гыйнварда Чаллыда Татарстан һәм Төркия ширкәтләре вәкилләренең эшлекле сөйләшүләре башланды. Узган ел ике республика арасындагы сәүдә күләме 900 миллион долларга җиткән.

Төркия ширкәтләренең КамАЗ машиналары өчен автокомпонентлар, җиһазлар җитештерүгә керешүләре кайберәүләрдә ике яклы фикер уятты. Төркия Русиядән әллә ни алга китмәгән, Татарстан өчен файдалы гамәлләр башкара алырмы дигәнрәк сорауны күтәрә андыйлар. Форумда әлеге вазгыятькә дә беркадәр ачыклык керде. Биредә әйтелгәнчә, Төркия 2011 елда автомобиль җитештерү буенча алтынчы урынга чыккан. Автокомпонентлар җитештерү буенча да бу ил Европага чыккан, инде Мари Иле, Русиянең Тольятти, Серпухов, Түбән Новгород, Татарстанның Чаллы, Алабуга шәһәрләрендәге ширкәтләр белән хезмәттәшлекне башлаган. Булган сөйләшүдә аны тагын да җәелдерү, үстерү турында сүз барды.

Форум барышы
Форум барышы
Форумда Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Төркия ширкәтләренең Европа дәрәҗәсендә сыйфатлы эшләүләрен билгеләп китте. Ул шулай ук узган елның октябрь аенда Төркиядә шушындый ук эшлекле очрашу булуын да искә алды. Чаллыдагы җыенда Төркиянең автомобиль сәнәгате ассоциациясе идарәсе әгъзасы Шюкрю Тетик, Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Анчылы да үз фикерләрен әйтте, Татарстан һәм Төркия арасында хезмәттәшлекнең үсүенә өмет баглауларын белдерделәр.

​Шунысы да билгеләп кителде, Төркиянең “Тирсан Кардан” ширкәте КамАЗлар өчен кардан валын җитештерә башлаган.

Эшлекле җыен барышында "Азатлык" хәбәрчесе Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Равил әфәнде, Төркия ширкәтләре белән хезмәттәшлекнең Татарстан өчен файдасы нидә булачак дип уйлыйсыз?

Министр Равил Зарипов
Министр Равил Зарипов
– Бүген зур очрашулар бара. Автомобиль сәнәгатендә эшли торган йөзгә якын төрек компаниясе вәкилләре Татарстанга килде. Алар автомобильләргә җиһазлар җитештерә. Бүген менә КамАЗда аларның яхшы гына күргәзмәсе дә оештырылды. Монда төрек ширкәтләре мөмкинлекләрен күрсәтә. Без кара-каршы утырып сөйләшүләр алып барабыз.

Бүген Төркия белән Татарстан арасындагы аралашу бик күп өлкәдә – химия, нефтехимия һәм дә автомобильләргә җиһазлар ясау өлкәсендә бара. Узган ел Татарстан белән Төркия арасындагы сәүдә күләме 900 миллион долларга җитте. Без бу күрсәткечне алга таба тагын да арттырырга уйлыйбыз. Төркия тауарының сыйфаты яхшы, Европа күләмендәге сыйфат дияр идем. Ә бәяләре инде безнең кулланучыларга да туры килер. Шуның өчен КамАЗ, Алабуга ирекле зонасы, АлАЗ, КИП-мастер ширкәтләре җитәкчеләре бергә утырып хезмәттәшлек турында сөйләшәләр.

– Димәк, Төркия белән тыгыз багланышлар булдыру Татарстан өчен артка чигенү түгел?

Төркия ширкәтләре оештырган күргәзмәләрнең берсе
Төркия ширкәтләре оештырган күргәзмәләрнең берсе
– Юк, киресенчә, бәйләнешләр үсә. Менә бүген Алабуга тирәсенә төрек эшмәкәрләре бер миллиард сум инвестиция кертте. КамАЗда берничә катнаш ширкәт әйбәт кенә эшли. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, ике арада яхшы шартлар тудырып, алга таба да шушы юнәлештә эшләр алып барырга уйлыйбыз.

Төрек эшмәкәрләре каршында камазлылар исеменнән генераль директор урынбасары Ирек Гомәров чыгыш ясады. Ул күптән түгел тәмамланган Дакар ярышларын искә алды һәм КамАЗларның беренче өч урынны алуы безнең хезмәттәшлекне ныгытыр дигән ышанычын белдерде.
XS
SM
MD
LG