Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джон Керри АКШ Дәүләт секретаре булачак


Һиллари Клинтон урынына Джон Керри килә
Һиллари Клинтон урынына Джон Керри килә
АКШ Сенаты Массачусетс штаты сенаторы Джон Керрине Дәүләт секретаре вазифасында раслады.

69 яшьлек Керри инде 28 яшеннән бирле Сенатка сайлана, соңгы дүрт елда халыкара мөнәсәбәтләр комитетын җитәкли. Вьетнам сугышы ветераны, хәрби бүләкләр иясе Керри 2004 елда АКШ президенты сайлавында демократлар намзәте иде.

Керри вазифадан китүче Һиллари Клинтон урынына килә.
XS
SM
MD
LG