Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның ике ватандашы АКШта хөкем ителде


Американың Кентукки штаты мәхкәмәсе Гыйракның ике ватандашын террорда гаепләп хөкем карары чыгарды. Алар икесе дә Гыйракта Әл-Каида белән бәйле сугышчыларны корал һәм акча белән тәэмин итеп торуда гаепләнә.

25 яшьлек Моханад Шәриф Хәммәди гомерлек төрмә җәзасына, аңа ярдәм иткән 30 яшьлек Ваад Рамадан Алван алдан иреккә чыгаруны сорау хокукы белән 41 ел төрмәгә хөкем ителде. Алван тикшерүчеләргә ярдәм иткән. Алар икесе дә үз гаепләрен таныган.
XS
SM
MD
LG