Accessibility links

Күвәйттә Сүриягә миллиард долларлык һуманитар ярдәм турында килешенде


БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Күвәйттә Сүриягә ярдәм итүгә багышланган халыкара җыенда илдәге вазгыятьнең фаҗига чигенә килеп җитүен һәм тагын да катлаулана баруын белдереп көч куллануны кичекмәстән туктатырга чакырды.

Җыенда катнашкан Согуд Гарәбстан, Күвәйт һәм Гарәб Әмирлекләре Сүрия халкына ярдәмгә миллиард долларга якын ярдәм бүлеп бирергә килеште.

Дүрт миллионлап кеше азык-төлек, дару, чатырлар һәм көндәлек кирәк-яракларга мохтаҗ. Сугыштан качып илдән 700 мең кеше китте.
XS
SM
MD
LG