27 гыйнварда Мәскәүнең Тәүбә мәчете имам-хатыйбы, утызлап дини китаплар авторы Шамил Аләутдинов "Триллионер тыңлый" ("Триллионер слушает") проектының Казанда икенче семинарын үткәрде. Ул мөселманнарга рухи, физик, материаль, аң ягыннан үсү һәм бәхетле тормышта яшәү серләрен сөйләде. Әлеге чара "Гранд Отель Казан" кунакханәсендә узды. Керү түләүле иде, Шамил хәзрәтнең рус телендә вәгазьләрен тыңларга 300ләп кеше килде. [Рөстәм Исхакый фотолары]