Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан президентлыгына намзәт һөҗүмдә исән калды


"Милли үзбилгеләнү" фиркасе рәисе Паруйр Айрикян
"Милли үзбилгеләнү" фиркасе рәисе Паруйр Айрикян
Ереван үзәгендә пәнҗешәмбе көнне кич Әрмәнстан президенты урынына дәгъва итүче Паруйр Айрикянга ут ачылды, җилкәсе яраланып ул хастаханәгә салынды. Җомга көнне Айрикянга җилкәсенә операция ясалды. Табиблар сүзләренә караганда, намзәтнең сәламәтлегенә куркыныч янамый.

"Милли үзбилгеләнү" фиркасе рәисе Айрикянга һөҗүмнән соң җинаять эше ачылды. Тикшерүне милли иминлек хезмәте алып бара.

Президент сайлавы 18 февральгә билгеләнгән. Айрикянның адвокаты сайлау көнен кичектерү ихтималы турында әлегә сөйләшү булмады, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG