Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты каршында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы төзеләчәк


Татарстан президенты каршында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы төзелә, аның рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе булачак. Шура милли сәясәт һәм дин белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү юлларын камилләштерү өчен төзелә, диелгән президент имзалаган фәрманда.

Аның максаты бу өлкәләрдә хәлләр торышын күзәтү һәм туып торган мәсьәләләрне чишү юлларын президентка тәкъдим итү булачак. Шурага Татарстан президенты аппараты вәкилләре, хөкүмәт һәм аның аппараты, башкарма хакимият вәкилләре, Дәүләт шурасы, дини һәм иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка төрле оешмалар вәкилләре керәчәк.
XS
SM
MD
LG