Accessibility links

Поляк активистлары кырымтатарларга һөҗүмнәрне хөкем итә


Петр Хлебович
Петр Хлебович

Польшадагы кеше хокукларын яклаучылар Украина хакимиятләрен кырымтатарларга каршы провокацияләргә чик куярга чакыра.

30 гыйнварда Польшадагы кеше хокукларын яклаучылар Петр Хлебович һәм Ядвига Хмелевска Украинаның Польшадагы илчелегенә килеп илчелекнең өченче сәркатибе Станислав Матиевский белән очраштылар. Алар Украина президенты Виктор Янукович, Украина Югары Радасы рәисе Владимир Рыбак исеменә юлланган «Кырымда провокацияләрне туктатыгыз!» исемле мөрәҗәгатьне тапшырганнар.

Мөрәҗәгатьтә Кырымдагы Русия яклы оешмалар – «Русское единство» фиркасе, «Единство» казаклар берлегенең Акмәчет районындагы Молодежное бистәсендә кырымтатарларның йөзгә якын вакытлы торагын бер төн эчендә җимерүе хөкем ителә. Шулай ук үзәге Русиядә булган «Суть времени - Крым» оешмасының Акмәчеттә Сталинны, Һитлерны, Риббентропны зурлаган фоторәсемнәр күргәзмәсе оештыруына, бу провокациягә юл бирелүенә президентның игътибары җәлеп ителә. Акмәчеттә Зур җомга җәмигы төзеләчәк урында торган вагонны декабрь аенда яндырган кешеләрне табып җәзалау таләбе дә бар бу мөрәҗәгатьтә. Инде аны төрле илләрдә яшәүче 200-ләп танылган хокук яклаучы имзалаган. Бу мөрәҗәгать интернетта урнаштырылган.

Петр Хлебович, Ядвига Хмелевска – Польшаның «Солидарность» хәрәкәтенең автоном көнчыгыш бүлеге вәкилләре. Кырымда 2012 елның декабрь аенда булган провокацияләрне күрергә дип Петр Хлебович гыйнвар аенда махсус Кырымга килеп китте. Ул Молодежный бистәсендә җимерелгән вакытлы торакларны, Зур җомга җәмигы төзеләчәк урыннарны карап, фотолар ясап, Мәҗлестә очрашулар үткәргән иде. Кырымдагы бу вакыйгалардан соң Петр Хлебович 1 гыйнвардан башлап Польшада «Кырымда провокацияләргә – юк дибез!» дигән акцияне башлап җибәрде. Ә инде 18 гыйнварда Варшауда бу чара һәм Кырымдагы вакыйгалар белән бәйле матбугат очрашуы үткәрелде.

Али Хамзин
Али Хамзин
Очрашуда Кырымнан Мәҗлеснең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хамзин да катнашкан иде. Анда кырымтатарларның хәле белән бәйле Кырымнан китерелгән төрле телләрдәге материаллар да таратылды.

«Русское единство» фиркасе рәисе, Кырым Югары Радасы депутаты Сергей Аксенов исә Кырымнан читтә булган вакыйгаларга бәйле рәвешле күтәрелгән хәрәкәткә бәя биреп, бу – ахмаклык, бу – мәгълүматны белмәгән кешеләрнең фантазиясе, алар Кырымга килеп һәрбер тараф белән күрешеп сөйләшсеннәр дигән иде. Шуны да әйтергә кирәк, Сергей Аксеновның фиркасе йөзгә якын вакытлы торакны җимерүдә катнашканын Кырымның Республика җир мәсьәләләре комитеты рәисе Александр Чабанов та хупламады, бу эшне тиешле органнар башкарырга тиеш дигән иде. Бу хакта Кырым хөкүмәте рәисе Анатолий Могилев та сөйләгән иде.

Шуны да әйтергә кирәк, вакытлы торакларны җир таләп итүче кырымтатарларның җирләрне аеруны көтеп торган арада төзегәннәре мәгълүм. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу җирләрне Молодежный бистәсе хакимияте пай итеп башка кешеләргә аерган. Ләкин ни өчен бу эшкә «Русское единство», «Братство» оешмалары тыкшынганы да аңлашыла. Алар үзләрен Кырымда Русия яклы фикерле кешеләрнең бердәнбер яклаучылары итеп күрсәтергә омтыла. Ә инде кырымтатарларга каршы тору алар өчен иң яхшы бер форсат һәм сәяси реклама. Ләкин Польшада моны ачыктан-ачык провокация дип бәяләделәр һәм 2012 елның декабрь аенда Акмәчеттә булган бу өч вакыйга кырымтатар мәсьәләсенә Польшадагы гына түгел башка илләрдәге хокук яклаучыларының да игътибарын җәлеп иткәнен күрәбез.

Польшада түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрелеп «Кырым платформасы» исемле бер иҗтимагый үзәк төзеләчәге дә хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG