Русия президенты Владимир Путин Сталинград сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясап хәзерге Волгоград, элекке Сталинградны урыс халкының җиңелмәслеге символы, дип атады.
Путин килер алдыннан шәһәрдәге оппозиция тарафдарларын тоткарлаулар булды. Бәйрәм көнендә ничә кешенең рәшәткә артына ябылуы турында мәгълүматлар юк.
Путинның узган җомга көнне православ дин әһелләре алдында Урыс чиркәвен яклап ясаган чыгышында нәкъ дүрт ай элек Урыс халык корылтаенда Сергей Иванов ясаган чыгышның кайбер урыннарын сүзгә-сүз кабатлавы аркасында җәнҗал чыгуы сәбәпле журналистлар президентның бүгенге чыгышына аеруча зур игътибар бирде.