Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада танылган татар шагыйре Марис Нәзиров вафат


Марис Нәзиров
Марис Нәзиров

Башкортстан татар әдәбияты һәм мәдәнияте зур югалту кичерә. Каты авырудан соң, 64нче яшендә танылган шагыйрь Марис Нәзиров вафат булды.

Марис Нәзиров Башкортстанның Чакмагыш районында туып үсә. Әдәби иҗат белән бергә озак еллар журналистика йөген дә тартты ул. Уфадагы “Кызыл таң” татар гәзитендә һәм “Тулпар” яшьләр журналында хезмәт иткәннән соң, байтак еллар Чакмагыш районының “Игенче” гәзите редакциясе-басмаханәсе баш мөхәррире һәм мөдире булып эшләде. Соңгы ике елда Марис Нәзиров Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсе җитәкчесе булды. Ә узган елда ул Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары итеп тәгаенләнгән иде.

Журналистика күп вакытын алса да, Марис Нәзиров әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә форсат таба иде. Шуның нәтиҗәсе – берничә шигъри җыентык. Әдәбият сөючеләр аеруча аның “Чакматаш” һәм “Янә дә утларга керәм” исемле җыентыкларын яратып кабул итте. Марис әфәнденең күп кенә шигырьләренә җырлар да язылган. Аларның байтагын Марис әфәнде тормыш иптәше, талантлы композитор Фәүзә Гасакирова белән бергәләп иҗат иткән.

Марис Нәзиров Башкортстан татар язучылары иҗатын киң җәмәгатьчелеккә таныту һәм яшь каләм әһелләре әсәрләрен матбугатка чыгару өчен зур уй-ниятләр белән яши иде. Алдагы чорга планнары белән ул узган ел азагында, 12 декабрьдә “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә дә уртаклашкан иде. Әмма изге ниятләргә авыр чир аяк чалды.

Марис Нәзиров белән хушлашу иртәгә Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында иртәнге 10да башлана. Мәрхүмне мәңгелек йортына туган ягы Чакмагыш районында күчерәләр.
XS
SM
MD
LG