Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кировта мәчеткә буяу сипкәннәр


Киров шәһәрендә билгесез кешеләр тарихи мәчеткә яшел буяу сипкәннәр. Төбәкнең мөселманнар диния нәзарәте белдерүенчә, мондый хәлләр инде элек тә булган. 2009 елның ноябрендә мәчет диварына тәре, свастика рәсемнәре ясалган, язулар язылган булган. Шулай ук мәчетнең тәрәзәләрен вату очраклары да күзәтелгән.

Кировта бу бердәнбер мәчет. Ул 1909нчы елда төзелгән.
XS
SM
MD
LG