Accessibility links

Кайнар хәбәр

Долматов белән хушлашу мөрәсиме өчен хастаханә үз бинасын бирүдән баш тарткан


6 февральдә “Башка Русия” хәрәкәте вәкиле Александр Долматов белән хушлашу өчен билгеләнгән Мәскәүнең үзәк клиник хастаханәсе бина бирүдән баш тарткан. Бу хакта “Башка Русия” хәрәкәте вәкиле Дмитрий Нечаев белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер Долматов белән хушлашу мөрәсиме өчен башка бина эзләнә.

Нечаев Долматовны соңгы юлга озатуны оештыру белән шөгыльләнүче оешмага хокук саклаучылар тарафыннан басым булуын да әйтте.

Нидерландта үз-үзенә кул салган Долматовның җәсәден Мәскәүгә якшәмбегә каршы төндә алып кайттылар.

Долматов 17 гыйнвар көне Роттердамдагы депортация үзәгендә үлгән килеш табылды. Берничә көн алдан гына Нидерланд аңа сәяси сыену бирүдән баш тарткан иде.
XS
SM
MD
LG