Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Азәрбайҗан яшьләре көннәре билгеләнде


Казанда Азәрбайҗан яшьләре көннәре билгеләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:28 0:00

Казанда Азәрбайҗан яшьләре көннәре билгеләнде

2 февраль Азәрбайҗан яшьләре көннәре буларак билгеләп үтелә. Казанның Халыклар дуслыгы йортында Азәрбайҗан яшьләре көннәренә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.

Бүгенге көндә Татарстанда 70 меңнән артык азәрбайҗанлы гомер кичерә. Шуларның яртысы диярлек Казанда яши. Бу көнне сәхнәдә һәвәскәр җырчылыр, биючеләр чыгыш ясады.

Татарстанның “Азәрбайҗан” милли-мәдәния мохтарият рәисе Әхәтзадә Сөбхан Камран оглы сүзләренчә, азәрбайҗанлылар татарларга тугандаш халык буларак карый. Ул үзенең “Бердәм Русия” фиркасе вәкиле икәнен дә ассызыклап үтте.

“Без татарларны бик тә яратабыз. Республиканың президенты Рөстәм Нургали улына, аңа кадәр Татарстанны җитәкләгән аксакалыбыз Шәймиевкә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Без татарлар белән тугандаш төрки халык булабыз. Безнең бәхетебезгә, монда татар халкы да, урыс халкы да безгә яхшы мөнәсәбәттә. Мин “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы буларак, Татарстанның күпмилләтле булуын телим”, диде мохтарият рәисе.

Бәйрәм кичәсендә дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Шулар арасында Татарстанның Азәрбайҗандагы вәкиле Наил Зарипов, Төркиянең Казандагы баш консулы Сабри Тунч Ангылы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Роберт Миңнуллин исемнәре бар.

“Әгәр меңъеллык Казан уртасында азәрбайҗан җырлары, теле яңгырый икән, әгәр азәрбайҗан биюләре була икән, димәк, азәрбайҗаннар биредә чит халык түгел. Алар үзләрендә кебек яшиләр, аларга биредә уңайлы”, диде Роберт Миңнуллин.

Мохтарият ярдәме белән Казанда якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Биредә укучылар телне, гореф-гадәтләрне, тарихны үзләштерә. Моннан тыш, яшьләр өчен музыка түгәрәге дә оештырылган.

Концерт Татарстанның “Азәрбайҗан” милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан әзерләнгән.
XS
SM
MD
LG