Бүген Татарстан тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов республика фәннәр академиясе вице-президенты булып билгеләнде.
“Һуманитар өлкә минем карамакта булачак”, диде ул «БИЗНЕС Online»га.
Хәкимов сүзләренчә, хәзер академиянең эшен тагын да җанландыру күздә тотыла һәм аңа да үз өлкәсенә караган план эшләү кирәк булачак.
Рафаил Хәкимов Азатлыка элек белдерүенчә, Татарстанда фәнгә игътибар кимемәгән, тик шулай да бүгенге көндә фәнгә икенче күзлектән чыгып карарга кирәк.
"Хәзер бүтән бурычлар, бүтән максатлар бар. Күбрәк фәннең халыкка нәрсә бирүенә карарга кирәк. Болай фән, фән дип кенә йөрмәскә кирәк", дип белдерде ул.