Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада вакытында сукбайлар Казанда калачак


Сукбайлар кунакларга куркыныч тудырмый, ләкин шәһәрнең дәрәҗәсен төшерә диючеләр дә бар.
Сукбайлар кунакларга куркыныч тудырмый, ләкин шәһәрнең дәрәҗәсен төшерә диючеләр дә бар.

Татарстан полициясе түрәсе сукбайлар Универсиада кунакларына куркыныч тудырмый, алар шәһәрдән мәҗбүриләп чыгарылмаячак диде.

5 февральдә Татарстан дәүләт шурасының канунчылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар Универсиада вакытында Казанда иминлек чараларын тәэмин итү турында фикер алышты.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов Универсиада вакытында сукбайларны Казаннан мәҗбүриләп беркая да алып китмәячәкләрен әйтте. Аның сүзләренә караганда, Казан урамнарында хәзерге вакытта якынча 250 сукбай исәпләнә.

Татарстан дәүләт шурасының канунчылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов Мөхәммәтҗановка каршы чыкты. Аның фикеренчә, сукбай һәм теләнчеләрне Универсиада вакытында кайда да булса вакытлыча урнаштырып торырга, изоляцияләргә кирәк.

“Сукбайлар килгән кунакларга куркыныч тудырмый, алар шартлаткыч һәм автомат белән йөрми. Ләкин теләнчеләр Татарстан башкаласының дәрәҗәсен төшерә. Бу турыда да уйларга кирәк. Безгә бит 170 илдән спортчылар килә. Алар алдында безнең сукбайлар урамда йөрсә дөрес булмастыр. Шәһәр нәрсәдер эшләргә тиеш”.

Татарстан дәүләт шурасы киләсе сессиядә ниһаять Казан шәһәре Думасы депутатларыннан килгән канун өлгесен карарга тиеш. Анда сукбай һәм теләнчеләрне 100дән алып 500 сумга кадәр штрафка тарту күздә тотыла. Мондый тәкъдим белән Казан прокуроры Илдус Нәфыйков чыккан иде.
XS
SM
MD
LG