Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полициягә электр коралы тарату оппозициядә шик уята


Русия полициясен электрошокерлар белән коралландыру хакимиятнең булырга мөмкин протест дулкынын бастытырга әзерләнүе дип бәяләнә.

Русия эчке эшләр министрлыгының ашыгыч рәвештә электрошокерлар сатып алуын интернетта фикер алучыларның күпчелеге халык күтәрелешеннән курыккан хакимиятнең протест белдерергә чыгучыларны бастырырга әзерләнүе дип бәяләде. Министрлык бу елда 6800 электрошокер сатып алуга 57 миллион сум чамасы акча бирә.

Тиздән полиция хезмәткәрләре кулына эләгәчәк АИР-107У шәкелендәге электрошокерлар иң көчле электрошокерлардан санала. 70-120 киловольт белән сугучы электр коралын 4-5 метр ераклыктан да кулланып була. Бу корал 40 сантиметр чамасы озынлыктагы, авырлыгы ярты килограммнан бераз гына артыграк булган таяк рәвешендә ясалган.

Полиция бу корал көчләр тигез булмаган, шул ук вакытта утлы корал куллану өчен нигез булмаган очракта җинаятьчене тоткарлау өчен кирәк, дип белдерә. Мисал өчен, электрошокер хәмердән яки наркотиктан исереп агрессив кыланганнарга, этләргә каршы нәтиҗәле корал булачак, диелә. Министрлык әйтүенчә, электр коралы, мисал өчен, өч полиция хезмәткәренә биш кешелек төркем һөҗүм иткәндә дә нык файдалы булачак.

Бу корал кешене 15 секундтан алып 15 минутка кадәр вакытка нейтральләштерә. Аның никадәр көчле тәэсир итүе кеше организмының никадәр нык булуына бәйле.

Табиблар әйтүенчә, йөрәкләре ныклы булмаган кешеләр бу электр сугуы күкрәк өлешенә туры килгән очракта үләргә мөмкин. Форумнарда фикер алышучыларның кайберләре бу корал полиция кулына эләккәннән соң йөрәк авыруыннан үлүчеләрнең артачагын фаразлый. Бер фикер алышучы полиция хезмәткәрләренең аны тизрәк берәр кешегә карата сынап карыйсы киләчәк, дип халыкны сак булырга чакыра. Шул ук фикерләшүдә катнашучы икенче берәү: “Хәзер инде хаксызга да, хаклыга да эләгәчәк. Бернәрсә булдымы – мә, сиңа. Ә бит кемгәдер карата бу коралны һич кулланырга ярамый – йөрәге түзмәячәк. Полиция бу коралны кемгә карата кулланырга яравын, кемгә ярамавын каян белсен?” дип яза.

Башка берәүләр электрошокерны шампан шешәсен алыштырачак азаплау коралы итеп күрә. Алар фикеренчә, шампан шешәсе кулланганнан соң тупас азаплау эзләре калса, электр коралы белән азаплау нәтиҗәләре бик күренмәячәк.

Күпләр полиция хезмәткәрләренә бу яңа электр коралын таратуны халыкның протест чараларын бастыруга әзерлекнең бер өлеше итеп күрә.

Электрошокерларны оппозициянең җәйге активлашу чорына өлгертерләр, диләр. “Путин хакимияте яхшы да инде, полицияне халыкка каршы коралландыра... Эх, күрсәтәчәкләр инде гади халыкка” дип яза Vinsenty тәһәллүсе алган форумчы. Тагын бер фикер алышучы: Бу әйбер кораллы бандитка каршы нәтиҗәле корал булыр дип уйламыйм. Ә коралсыз кешеләргә чыннан да көн бетте. Илдә гадәттән тыш вазгыять игълан итәселәре һәм тәүлек буена коммендант вакыты тәртибе кертәселәре генә калды”, ди.
XS
SM
MD
LG