Accessibility links

Кайнар хәбәр

75 яшьлек Уфа спортчысы дөнья беренчелегенә әзерләнә


Әгълә Кучумов
Әгълә Кучумов

Уфада яшәүче ветеран спортчы, спортча атлау буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы Әгълә Кучумов үзенең 75 яшьлек юбилеен билгели. Үзен әле дә 20 яшьлек егет кебек хис итүче спортчы быел көз Бразилиядә үтәчәк дөнья чемпионатында катнашу өчен әзерлек алып бара.

Әгълә Кучумов Башкортстандагы киң билгеле шәхес. Бакалы районының Катай исемле татар авылында туып үскән милләттәшебез, үз һөнәре буенча эшләве белән бергә, спорт өлкәсендә дә искитмәле уңышларга ирешкән кеше. 75 яшьлек гомер үрен үткән Әгълә ага һаман да спортча атлау буенча дөнья
ярышларына әзерләнә.

Соңгы елларда динебез исламга хөрмәт йөзеннән башта мәдрәсәдә ике еллык гыйлем эстәде, ә соңгы дүрт елда Уфадагы “Ләла-Тюльпан” мәчетендәге Русия ислам университетында читтән торып белем ала ул. Әгълә Кучумов кечкенәдән спортка тартылып үсә. Мәктәптә укыганда да спортның күп төрләре белән шөгыльләнә.

Унбер балалы гаиләдә үскән малай өчен авылдагы күпсанлы эшләр дә физик күнекмәләр бирә,билгеле. Әтисе Җәмгытдин аганы хезмәт армиясенә алганнан соң, әнисе Саймә белән белән бергә колхоз эшләренә дә йөрергә туры килә. Әгълә мәктәптә дә тырышып укый, бигрәк тә физкультура дәресләрен көтеп ала.

Уфага барып 1нче санлы техник училищега укырга кергәч тә спортны ташламый. Киресенчә, анда зур мөмкинлекләр ачыла яшь егеткә – классик көрәш, милли көрәш, бокс, баскетбол белән дә шөгыльләнә. Бер каты авырудан соң, табиблар яшь егеткә җылы һавалы якларда яшәргә киңәш итә. Шуннан Әгълә Кучумов Таҗикстанга күчеп китә, сәламәтлеге өчен көрәшне үзе башлый. Чир белән алышта җиңеп чыга: 1968 елда җиңел атлетика буенча спорт остасы дәрәҗәсен ала.

Әгълә Кучумов
Әгълә Кучумов
Таҗикстанда яшәгәндә спортта зур уңышларга ирешә башлаган Әгълә Кучумовны, көтмәгәндә, элекке авыруы кузгалып аяктан ега. Берничә тапкыр операция ясата ул һәм 14 ел буе чир белән көрәшә. Ләкин көчле рухлы егетнең бирешергә исәбе юк. Уфага кайтып яши башлагач, үз-үзен җиңеп тагын да спорт белән шөгыльләнә башлый. Ә инде соңгы егерме елда Әгълә Кучумов дөнья дәрәҗәсендәге атаклы спортчыга әверелде.

Төрле халыкара ярышларда спортча атлау буенча 5 тапкыр дөнья чемпионы, берничә тапкыр Америка Кушма Штатлары чемпионы, дистәләрчә Европа һәм Русия күләмендәге ярышларда алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулаган. Үзе спортта зур казанышларга ирешү белән бергә Әгълә ага, яшьләрне дә сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә. Яшь-җилкенчәкнең буш вакытларын юк-барга сарыф итүенә уфтана.

– Спорт белән мин кечкенәдән үк ныклы шөгыльләнәм, - ди Әгълә Кучумов. - Мәктәптә укыганда да, Уфага килеп укый башлагач та, спортның күп төрләрендә көчемне сынадым. Спорт тәнне генә түгел, рухны да ныгыта. Һәртөрле авырлыкларны мин спорт аркасында җиңел кичердем. Әле дә рәхәтләнеп шөгыльләнәм. Халыкара ярышларда да катнашам әле. Яшьләрне дә спортка килсеннәр иде дип өндим.

– Әгълә ага, халыкара ярышларга әзерләнү өчен нинди күнекмәләр ясыйсыз? Көн дә үтәме күнекмәләрегез?

– Мин инде хәзер яшь кеше түгел. Күнекмәләремне үземнең сәламәтлегемә, эчке куәтемә карап, план корып алып барам. Әле ике көнгә бер чыгып берничә чакрым спортча атлап кайтам. Ә халыкара ярышларга 3-4 ай калганда күбрәк шөгыльләнәм.

Әгълә Кучумов
Әгълә Кучумов
– Сезгә хәзер 75 яшь һәм күз тимәсен, көч-куәтегез ташып тора. Ә бит 50не узган кайбер ир-атлар үзләрен картая баручы кебек хис итә. 50 яшьтән соң да һәркем спорт белән шөгыльләнә аламы?

– 50дән соң гына түгел, ә 70тән-80 яшьтән соң да физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп була һәм бу бик кирәк. Үземнән чыгып та әйтә алам. Мин егерме ел элек үземне 75 яшьлек бабай итеп хис итсәм, хәзер киресенчә, 20 яшьлек итеп сизәм. Спорт белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел.

– Спортча атлау төре спортта сирәк кешеләрне җәлеп итә. Уфада да алар сирәк күренә. Бу юнәлешкә яшьләрне җәлеп итәсезме?

– Әйе, бу төр бездә киң җәелмәгән. Ни өчен дигәндә, Башкортстанда аның буенча спорт мәктәпләре, түгәрәкләр юк. Яшьләр арасында бөтенләй спортчылар юк. Уфада миннән башка берничә кеше шөгыльләнә. Мөмкинлекләре, кесәләренә карап, алар да төрле ярышларда катнашырга тырыша. Салават шәһәрендә өч хатын-кыз спортча атлау белән шөгыльләнә башлаган. Аннан бер ир-ат та кызыксына бу төр белән. Ә мин үзем туган авылым Катайда берничә укучы егетне спортча атлауга җәлеп итә алдым. Аларны Русия күләмендәге ярышларга да алып бардым һәм алар анда уңышлы чыгыш ясады. Бездән аермалы буларак, Мордовиядә бу төргә зур игътибар бирелә. Шуңа күрә дә аларның җиңел атлетика спортчылары халыкара ярышларда, олимпиадаларда Русиягә иң күп медаль китерә.

– Әгълә ага, Сез динебез исламга да килгән кеше. Моңа нәрсә этәргеч бирде?

– Кеше тулысынча сәламәт булсын өчен аның тән сәламәтлеге генә җитми. Мин шуны аңлап дингә килдем. Кеше әхлаклы, әдәпле булса, башкаларга яхшы мөнәсәбәттә яшәсә, башка өлкәләрдә, шул исәптән спортта да зур уңышларга ирешә. Мин инде Ислам университетының 4нче курсын тәмамлап киләм, Аллага шөкер.

– Сезнең җыр-моңга маһир булуыгыз да мәгълүм. Яшьтән үк җырларга ярата идегезме?

– Әйе, кечкенәдән җырладым. Минем әтием дә, әнием дә моңлы җырлый иде. Башка туганнарым да матур җырлый иде, хәзер биш туган гына калдык инде 11 бертуганнан. Мәктәптә укыганда да җырлый идем мин. Уфага килеп укый һәм эшли башлагач та, нинди вазифаларда булуыма карамастан җырлый идем. Зур сәхнәләргә чыгып та, шул исәптән, филармония белән Актерлар йортында да җырлаганым булды. Әле дә татар халык җырларын башкарырга яратам. “Туган тел” җырын аеруча хисләнеп җырлыйм.

“Азатлык” хәбәрчесе соравы белән “Туган тел”не җырлап та күрсәтте әңгәмәдәшебез.

Әгълә Кучумовның спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары республикада да лаеклы бәяләнә. Аңа туган ягы Бакалы районының Шәрәфле шәхесе исеме бирелгән. Туган авылы Катай урта мәктәбендә аның хөрмәтенә музей булдырылган. Шулай ук Әгълә ага Башкортстанның югары бүләгенә – Республиканың Мактау кәгазенә дә лаек. Әгълә ага бүгенге көндә дә бик теремек, һәр нәрсәгә өлгерә. Моңлы җыр-моңнарыбызга да гашыйк ул. Бакчада эшләгәндә дә, буш вакытларда да татар халык җырларын башкарырга ярата.

Әгълә Кучумов туган ягы Бакалы районында ел саен үз бүләкләренә җиңел атлетика ярышларын оештыра. Үзе дә Уфада көн аралаш спорт күнекмәләренә чыга. Кышкы зәмһәрир салкыннарда да, җәйге челләләрдә дә берничә чакрым араны спортча атлап, төрле күнекмәләр ясап кайта. Шулай итеп кенә алдагы халыкара ярышларга
тиешенчә әзерләнеп буласын яхшы белә.

Әгълә ага әле быел октябрь аенда Бразилиядә узачак дөнья чемпионатына әзерләнә. Язмышын үзенә буйсындырган үҗәт һәм тырыш спортчы анда да иң югары нәтиҗәгә ирешү максатын куя.
XS
SM
MD
LG