Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot Европа мәхкәмәсенә шикаять юллады


Ике елга ирегеннән мәхкүм ителгән Pussy Riot төркеме вәкилләре Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять юллады. Надежда Толоконникова, Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевич Русия хөкүмәтен аларның сүз иреген кысуда, гадел мәхкәмәгә һәм лаеклы мөгаләмәгә хокукларын бозуда гаепле дип тануны сорый.

Шикаятьтә шулай ук төркемнең чиркәүдәге чыгышын дин тотучыларны мыскыл итү дип санау дөрес түгеллеге әйтелә, чөнки бу Русиядәге сәясәткә бәйле сәнгать чыгышы.

Шикаятьнең авторы - Казан адвокаты Ирина Хрунова әлеге тамашаның Урыс православ чиркәве башлыгының 2012 елның февралендә ил президентын сайлау кампаниясе барышында ачыктан-ачык бер намзәтне генә яклавына бәйле чара булуын искә төшерде.
XS
SM
MD
LG