Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак алтынына "аю мае сөртелгәнме"?


Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе җитәкчесе Расих Хәмитов
Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе җитәкчесе Расих Хәмитов

Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе җитәкчеләре тиздән мәхкәмә алдына басачак. Алар 1 миллиард сумлык алтынны яшереп калдыруда шикләнелә.

Русия Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш баш идарәсе Уфада тикшерү эшләре оештыра. Идарә вәкилләре Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе җитәкчесе һәм аның элекке урынбасары эш урыннарында һәм яшәү урыннарында тентү үткәрә. Алар һәм тагын бер даирә башка җитәкчеләр 1 миллиард сумлык алтынны яшереп калдыруда шикләнелә.

Тентү чаралары шулай ук “Недра” -“Табигый байлыклар” ябык акционерлар җәмгыяте җитәкчеләре һәм хуҗаларына карата да оештырылган. Бу хакта матбугат чараларына Русиянең Башкортстан буенча Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе башлыгы өлкән ярдәмчесе, юстиция подполковнигы Светлана Абрамова җиткерде.

Әлеге вакытта шикләнелгән кешеләрдән алынган әйберләр һәм документлар җентекле тикшерелә. Шул ук вакытта әлеге мутлыкларда катнашы булган башка шикле кешеләрне ачыклау да бара, ди Абрамова ханым.

Русиянең Башкортстан буенча эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әле 2012 елның 29 сентябрендә үк Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсендә һәм андагы җитәкчеләрнең яшәү урыннарында тентүләр үткәрелгән һәм аларга карата җинаять эшләре ачылган булган. Ул җитәкчеләрнең исемнәре генә әлегә тәгаен бәян ителми.

Русия Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш баш идарәсе белдерүенчә, 2008 елда коммерция нигезендә эшләүче алтын табу һәм чыгару ширкәте Башкортстанның Баймак районында алтын чыгаруга рөхсәт кәгазе ала. Ләкин бу башлангычны раслаучы документлар рәсми күрсәтелми.

Шушы хәл Башкортстанның табигый байлыклардан файдалану идарәсе җитәкчеләренең тиешле тәртиптә аукцион үткәрмәвен раслый дип әйтелә. Нәтиҗәдә дәүләт 6,3 миллион сумлык зыян күрә. Ә инде табигый байлыкларны үз карамагына алган ширкәтнең кирәкле геологик таләпне үтәмәве аркасында 680 кило чамасы алтын дәүләт исәбеннән яшереп калдырылган. Бу күләм алтын хәзер 1 миллиард сум чамасы белән бәяләнә.

6 февраль көнне узган тентүләргә карата Табигый байлыклардан файдалану идарәсе җитәкчесе Расих Хәмитов та матбугатка аңлатма бирде. “Бу шәхсән миңа карата оештырылган һөҗүм. Бернинди хилаф эшләр дә юк. Без моңа кадәр булган гаепләүләрдән дә чиста чыга килдек. Хәзер дә җиңәчәкбез”, ди Расих Хәмитов.

Баймак районындагы Түбә казылма байлыклар яткылыгында күп еллар инде алтын чыгарыла. Анда алтын чыгарып баерга теләүчеләр байтак. Шул ук вакытта анда алтын табу өчен теге яки бу ширкәтләргә рөхсәт биреп үз файдаларын күрергә теләүче Уфа түрәләре дә юк түгел. Хәзер бу мутлыкларда күпме кеше катнашуын ачыклау эшләре дәвам итә.

Алтын күрсә, фәрештә дә шайтанга әйләнә, ди халык әйтеме.
XS
SM
MD
LG