Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы Универсиада уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать итте


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Универсиада татар данын дөньяга таратыр дип саный һәм чарага каршы булучылар белән килешмәвен әйтә.

Мөрәҗәгатьнең башында Универсиадага каршы әйтелгән сүзләр, өндәмәләр, чакырулар уңаеннан татар конгрессының үз фикерен әйтмичә кала алмавы билгеләнә.

“Чөнки сүз әлеге очракта республикабызны гына түгел, милләтебезне дә дөньяга таныту, димәк, безнең киләчәгебез турында бара”, диелә.

Мөгаен, Универсиадага каршы өндәмәләр турында сүз йөрткәндә, татар конгрессы АКШта яшәүче Вил Мирзаяновның әлеге чараны бойкот итәргә чакыруы турында барадыр. Бу тәкъдимгә конгрессның әгъзасы булган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да кушылды.

Конгресс мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, тормышыбызда булган тискәре күренешләрне кайберәүләр булачак Универсиада белән бәйләп күрсәтергә маташа.

“Без мондый карашлар белән һич килешә алмыйбыз”, диелә документта.

Конгресс дөнья мәйданына чыгу Татарстанның алга таба үсешенә ярдәм итәчәк дигән фикердә һәм халыкара мәгълүмат чараларында Татарстанның үсеше һәм уңышлары турында мәгълүматлар артканнан арта баруы әйтелә.

“Ә бит бу уңышлар күктән төшмәгән, болар Татарстан халкы һәм республика җитәкчелегенең тырышлыгы, шул исәптән федераль үзәкнең дә зур ярдәме белән булдырылды, шуңа да без хаклы рәвештә алар белән горурланабыз. Моның шулай икәненә тагы бер көчле дәлил бар. Республикабыздан читтә яшәгән миллионлаган милләттәшләребез дә Татарстаныбыз белән горурлануларын яшермиләр. Бу Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда да көчле яңгырады, соңгы елларда татар тормышын яктыртучы киң мәгълүмат чараларында да ачык күренә”, диелә.

Конгресс мөрәҗәгатендә дөньяның төрле илләрендә меңләгән яшьләр Казанга Универсиадага килү теләге белән яшәве, бик тырышып үз сәләтләрен күрсәтергә әзерләнүе әйтелә һәм шуңа да аларның ышанычларын акламаска безнең хакыбыз юклыгы ассызыклана.

“Турысын әйтергә кирәк, бүген татарның гасырлардан килгән абруе зур сынау алдында тора. Һәрберебездән милләтебезнең асыл сыйфатларына тугрылыклы булу таләп ителә. Гомер-гомергә кунакчыллык татар халкының төп билгесе булып торды, бу юлы да шулай булыр дип ышанабыз. Универсиадага килгән яшьләр Татарстан һәм татар халкы турында тик якты хатирәләр генә алып китәрләр дигән өметтә калабыз. Универсиадага рәхим итегез, кадерле дуслар!” диелә мөрәҗәгатьтә.
XS
SM
MD
LG