Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы җәмигъ мәчетен «Урал» фонды төзеп бетерәчәк


Уфадагы иң кыйммәтле архитектура проекты саналган җәмигъ мәчете төзелешен тәмамлауны «Урал» хәйрия фонды үз өстенә алачак. Әлеге фондны Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкли.

«Урал» фонды шулай ук төзелешкә кертеләчәк акчаларны да үзе контрольдә тотачак. Бу фондның төп шарты иде һәм шул сәбәпле, алар узган елны хакимият белән төзелешне дәвам итү өлкәсендә килешә алмады.

Фонд бу проект өчен ел азагына кадәр 120-150 миллион сум акча бүлүне күздә тота һәм беренче акчалар керүгә инде эшләр дәвам итәчәк.

Уфадагы җәмигъ мәчете Русиядәге иң зур дини комплекс булачак дип уйланылган иде. Аның мәйданы 14 мең квадрат метрны тәшкил итә. Яртысында ике залдан торган намаз уку бүлмәләре булса, моннан тыш мәдрәсә, конференцияләр залы, ислам музее, китапханә булачак.

Әлеге төзелеш 2006 елны башланды, әмма ике елдан туктап калды чөнки финанслар сәбәпле, низаглар килеп чыкты.
XS
SM
MD
LG