Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда берничә йөз мөселман тоткарланды


Русия иминлек көчләре Петербурда яшерен радикаль ислам төркеме төзүдә шикләнелгән 300 кешене тоткарлавын белдерә. Башка чыганаклар әйтүенчә, тоткарланганнар күбрәк.

Русия иминлек көчләре Петербурның "Апраксин двор" сәүдә үзәгендә берничә йөз кешене тоткарлады. ФСБ 300-ләп мөселманны тоткарлавын белдерсә, кайбер чыганаклар хәтта 700 кешенең тоткарлануын хәбәр итә. ФСБның Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе бүлеге матбугат хезмәте башлыгы Дмитрий Кочетков әйтүенчә, радикаль дини төркемгә каршы оештырылган чарада тоткарланганнарның 250-ләбе шәһәр полициясенең экстремизмга каршы үзәгенә, егермеләп мөселман Тикшерү комитетына ябылган.

Петербур һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Бәюсовка танышлары "Апраксин двор"да булган хәлләр турында телефон аша хәбәр иткән. Тоткарлауда ФСБ, полиция һәм миграция хезмәткәрләре катнашкан. Бәюсов сүзләренчә, операция вакытында куәт көчләре корал, наркотиклар һәм китаплар эзләгән. Ул әлеге тоткарлауларга берничә төрле сәбәп булырга мөмкин дип белдерә.

"Апраксин двор" базарында тоткарлаулар
"Апраксин двор" базарында тоткарлаулар
"Мин үзем Русия мөфтиләр шурасына карыйм. Безнең Петербурда ике мәчет Үзәк диния идарәсенә карый. Бу "Апраксин двор"дагы мөселманнарның безгә дә, Үзәк идарәгә дә бернинди катнашы юк. Бу җәмәгатькә татарлар йөрми, анда барсы да диярлек таҗиклар. Башта алар мөфтиләр шурасына карый иде. Җәен аерылып чыктылар. Хәзер исә Карелия мөселманнары имамы, гарәп Бардвил Висам Алига кушылдылар, дигән хәбәр бар. Мин үзем аларның бу ялгыш адымы булды дип саныйм.

Мин бу тоткарлауга финанс мәсьәләсе сәбәп булмады микән дип шикләнәм. "Апраксин двор" дип аталган базрдагы бинаның икенче катында аларның офислары һәм гыйбадәтханәләре дә бар иде. Монда бу гыйбадәтханәгә аренда килешүенең вакыты чыккан һәм базар җитәкчелеге килешүне яңартудан баш тарткан дигән хәбәрләр дә бар. Мөгаен, таҗиклар бинадан чыгарга теләмәгән һәм шуңа күрә шундый тоткарлау, тикшерү ысулы кулланылган", дип сөйләде Бәюсов.

Аның сүзләренчә, Петербудагы кайбер дини әһелләре хакимиятләргә дөреслеккә туры килмәгән хәбәр дә җиткереп тора. "Анда террорчылар, радикаллар булырга мөмкин дип сөйләп йөрүчеләр бар", ди хәзрәт. Бу да тоткарлауларга сәбәп булырга мөмкин, дип өсти ул.

Мондый тоткарлаулар, рейдлар үткәрү "Апраксин двор"да һәр ел саен булып тора, ди Бәюсов. Аның сүзләренчә, бүген Петербурда һәм өлкәдә миллион 200-ләп мөселман бар, аларның күпчелеге азәрбайҗаннар, үзбәкләр һәм таҗиклар.

ФСБ өлкәдә яшерен рәвештә эш итүче радикаль төркем оештырылган, дип белдерә.

Сәүдә үзәгенә килгән берничә йөз иминлек хезмәткәре Петербур таҗиклары җәмгыяте башлыгы Абдурахман Акилов җитәкчелегендәге мәчеткә намаз вакытында бәреп кереп мөселманнарны автозакларга төяп алып киткән.

Тикшерү комитеты 205-нче һәм 282-нче матдәләр нигезендә "җәмәгатьчелек алдында террор гамәлләренә чакыру яки террор гамәлләрен аклау" һәм "нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек дәрәҗәсен мыскыллау" гаепләүләре белән җинаять эшләре ачкан.

Фонтанка.ру хәбәр итүченчә, тоткарлаулар турында карар ФСБ һәм Тикшерү комитетында чыгарылган һәм иминлек көчләре кичкә таба сәүдә үзәгенә бәреп кергән. ФСБның үз хезмәткәрләре генә җитмәү сәбәпле, аларга ярдәмгә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә чакырылган.

Мөселманнарны яшерен рәвештә экстремистик басмалар чыгарып таратуда, Мисырда "Гарәп язы" инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимияткә килгән "Мөселман кардәшләр" фиркасе белән бәйләнешләрдә торуда, читтән килгән мөселман җитәкчеләренең Русиядә ярамаган вәгазләрләрен оештыруда гаеплиләр.

Русия тикшерү комитетының Петербур бүлеге белдерүенчә, тоткарланганнарның берсе – чыгышы белән Кабарда-Балкар республикасыннан булган 24 яшьлек Мурат Сабашев интернетта экстремистик язмалар һәм террор гамәлләрен сурәтләүче видеолар таратуда шикләнелә.
XS
SM
MD
LG