Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда урам җыеннары канунына каршы митинг үтте


Моңа кадәр дә Петербурда әлеге канунга каршы чаралар үткән иде. Гыйнвар ахырында бер кешелек пикет.
Моңа кадәр дә Петербурда әлеге канунга каршы чаралар үткән иде. Гыйнвар ахырында бер кешелек пикет.
Якшәмбе Петербурда, оештыручылар әйтүенчә, 200-ләп кеше урам җыеннарын үткәрү тәртибен кырыслатучы шәһәр канунына каршы митинг үткәрде. Полиция катнашучылар ике мәртәбә кимрәк иде дип белдерә.

Бу чараны "Демократик Петербур" коалициясе оештырды. Аңа аерым алганда "Яблоко", РПР-Парнас, "Бердәмлек" хәрәкәте керә.

Активистлар кабул иткән резолюция губернаторга һәм Петербур канун чыгару җыенына тапшырылачак.

6 февральдә канун икенче укылышта кабул ителде. Әгәр ул көчкә керсә, Невский проспект, Исаакиевский һәм Сарай мәйданнарында җыелу тыела. Шулай ук чараларны үткәргәндә хакимият биналары, мәктәп, хастаханә, метро станциясе янына 50 метрдан кимрәк якынлашырга ярамаячак.
XS
SM
MD
LG