Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Бибарсов Пермь өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе итеп сайланды


Илһам хәзрәт Бибарсов
Илһам хәзрәт Бибарсов

11 февральдә Пермьдә Русия мөфтиләр шурасына караган мәхәлләләр мөселманнарының корылтае үтте. Илһам хәзрәт Бибарсов биш елга Пермь өлкәсе мөселманнары диния идарәсенең рәисе итеп сайланды.

Узган елның 17 ноябрендә Пермь өлкәсенең үзәкләштерелгән дини идарәсе җитәкчесе Хәмит хәзрәт Галәветдин вафатыннан соң Илһам хәзрәт әлеге оешма рәисе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде. Чираттан тыш үткән корылтайда дини оешманың низамнамәсенә үзгәрешләр дә кертелде. Хәзер ул "Пермь өлкәсе мөселманнарының диния идарәсе, Пермь мөхтәсибәте" дип атала. Шулай ук киләчәктә аксакаллар шурасы һәм голәмәләр шурасы да эшләячәк.

Корылтайда Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә катнашкан һәм ул әлеге чарадан соң губернатор Виктор Басаргин белән очрашкан.

Пермнең җәмиг мәчете
Пермнең җәмиг мәчете
"Алга таба ислам дине кыйммәтләрен киңрәк тарату өчен эшчәнлек алып барырга исәплибез. Мәскәү ислам университетының бер филиалын ачарга ниятлибез. Булган имамнарны укыту һәм шулай ук яшь имамнар әзерләү өчен кирәк ул. Безнең күп мәхәлләләрдә имамнар һәм мәхәллә җитәкчеләре өлкәннәр. Аларга эшләрен җайга салу өчен булышу кирәк", диде Илһам хәзрәт.

Аның сүзләренчә, Пермь өлкәсендәге мәхәлләләрнең җидесе Пермь өлкәсе мөселманнары диния идарәсенә карый. Калганнары Үзәк диния идарәсе (Уфа) карамагында һәм шулай ук җирле оешма буларак теркәлгәннәре дә бар.

"Берләшеп уртак эшчәнлек алып барырга теләмисезме?" дигән сорауга Илһам хәзрәт: "Яңа гына эш башладык, сөйләшергә кирәк, Иншалла эшләрбез. Алда эшләребез бик күп. Тату гына, бер беребездән көнләшмичә, киңәшләр биреп, ярдәм итешеп хезмәт кылу кирәк", дип җавап бирде.

Илһам хәзрәт 2007 елда Казандагы Русия ислам университетын һәм Татар дәүләт һуманитар педагогика университетын тәмамлый. 1981 елда Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында туган. 2005 елдан Пермь шәһәре җәмигъ мәчетенең имам-хатибы булып эшли.
XS
SM
MD
LG