Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә сугышчылар хәрби базаны контрольгә алды


Британиядә урнашкан Сүриядә кеше хокукларын күзәтүче оешма Димәшктәге режимга каршы көрәшүчеләрнең Хәлеб (Алеппо) вилаятендәге Әл-Җәрра хәрби базасын үз кулларына алуларын хәбәр итте. База тирәсендә бәрелешләр берничә көн дәвам иткән.

Берничә көн элек сугышчылар Фырат (Ефрат) елгасында урнашкан илнең иң зур су электр станциясен контрольгә алды.

Дүшәмбе көнне чик буеның Төркия ягында машина шартлап кимендә 13 кеше һәлак булды.

БМО ике еллап дәвам иткән сугышта кимендә 60 мең кешенең үлгәнен хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG