Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милицияне полиция дип үзгәртүгә 2 миллиард сум тотылган


Русия Дәүләт думасының иминлек комитеты утырышында рәис урынбасары Александр Хинштейн, милицияне полиция дип үзгәртүгә 1 миллиард 125 миллион сум акча китте, дип белдерде. Акчалар түштамгалар, кием һәм мөһерләргә тотылган. Утырышта Хисап пулаты башлыгы Сергей Степашин да катнашты.

Моннан тыш документларны үзгәртеп язу 770 млн сумга төшкән.

Русиянең эчке эшләр министрлыгындагы реформалар кысаларында "Полиция турында" канун кабул ителеп 2011 елның 1 мартыннан гамәлгә керде. Канун нигезендә милиция полиция ди үзгәртелде. Шулай ук канунда полиция өстеннән җәмәгать контролен арттыру каралган. Комитет башлыгы Ирина Яровая "полициягә мөнәсәбәт күзгә күренеп яхшыра" дип белдерде.
XS
SM
MD
LG