Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан артында ике зират һәм крематорий төзелә


Казан шәһәр думасы утырышында Питрәч районында мөселман һәм православ зиратларына урын бүлү һәм крематорий салу турында сүз барды. Алар барысы да 86 һектар мәйданны алып торачак, төзелеш 500-550 млн сумга төшәчәк, диде Казан башкарма комитетының йолаларны үтәү оешмасы башлыгы Марат Ишкин "БИЗНЕС Online" сәхифәсенә.

2014 елдан да калмый башкарылачак бу эшкә Татарстан президенты һәм премьер-министрыннан фатиха булган.

Крематорий өчен Чехия ширкәте мичләре алыначак. Мәетне көл итү өчен 1-2 сәгать чамасы вакыт кирәк. Мичтәге кызулык 900 дәрәҗә.

Иң якын крематорийлар Мәскәү һәм Екатеринбурда. Ишкин сүзләренә караганда, шәһәр башлыгы Илсур Метшинга крематорий ачуны сорап тапшырылган мөрәҗәгатьләр саны арткан.
XS
SM
MD
LG