Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Баязитов: "Руханиларыбыз сәясәттән социаль якка борылсын иде"


"Сөләйман" мәчете cукырларга ярдәм күрсәтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:36 0:00

"Сөләйман" мәчете cукырларга ярдәм күрсәтә

Сукырларга рухи тернәкләндерү ярдәме күрсәткән Казанның "Сөләйман" мәчетендә бу көннәрдә яңа курслар башланды. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән кешеләр анда мөселман дине нигезләрен дә ала. Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов фикеренчә, бүген руханиларга сәясәттән социаль эшчәнлеккә күчәргә кирәк.

Сукыр һәм начар күрүчеләргә 2007 елдан бирле рухи тернәкләндерү хезмәте күрсәтүче "Сөләйман" мәчетенә бүгенгә кадәр Русиянең төрле төбәкләреннән меңгә якын кеше килеп киткән. Һәр ай 20-25 кешене кабул иткән мәчет Брайл системасы белән Коръән укырга да өйрәтә. Дәресләр һәр көнне дүрт сәгать укытыла, төштән соң төрле мәдәни чаралар оештырыла.

Мәчет алып барган изге гамәлгә ярдәм максатыннан быел Татарстан президенты "Сөләйман" мәчетенә автобус бүләк иткән.

"Сөләйман" мәчетенең эшчәнлеге белән танышканнан соң аның имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән дә әңгәмә кордык. XXI гасыр мәчет-мәхәллә тормышында социаль эшчәнлекнең әһәмиятен ничек бәяләргә була дигән сорауга ул, руханиларыбыз сәясәттән ераграк торсын иде, дип җаваплады.

Хәзрәт сүзләренчә, мәхәлләләр, имамнар җәмгыятьнең социаль эшен алып барырга тиеш. Бу очракта ислам диненең дә дәрәҗәсе үсә, кешеләр дә ислам диненә күбрәк тартыла. Булган проблемнарны сәясәт белән түгел, ә гамәл, эш белән чишү кирәк, диде ул.

Бүгенге көндә үзәктә Башкортстан, Дагыстан, Чечен республикаларыннан, Пермь, Оренбур һәм башка төбәкләрдән килгән утызга якын хатын-кыз тернәкләнә. Бер айлык курслардан соң алар урынына Русиянең төрле төбәкләреннән күрмәүче яисә начар күрүче ир-атлар киләчәк.

Казанның "Сөләйман" мәчетендәге әлеге үзәк Татарстанда гына түгел, бар Русиядә сукырларга тернәкләндерү хезмәте күрсәтүче бердәнбер үзәк санала.
XS
SM
MD
LG