Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә 20% фатирларда кайнар су, 12% - бәдрәфләр юк


Русия инженерлар берлеге илнең 164 шәһәрендә тикшерү уздырып фатирларның 20% кайнар су булмавы, 12% бәдрәфләр булмавы ачыклады.

Коммуналь инфраструктура Мәскәү арты кечкенә шәһәрләрдә иң югары дәрәҗәдә, диелгән хисапта. Иң яхшы коммуналь шартлар Люберцы шәһәрендә.

Русия шәһәрләрендәге йортларның 11% су белән тәэмин ителмәгән. Кайнар су 20% йортларда, 12% - бәдрәфләр, 8% - үзәкләштерелгән җылыту системы юк, 30% йортларга газ килми. Соңгы 10 елда бу өлкәдә үзгәреш юк диярлек, дип белдерде инженерлар. Коммуналь челтәрләрнең 70% искергән.

Кайбер шәһәрләрдә вазгыять аеруча катлаулы, диелә хисапта. Ессентуки шәһәрендә су һәм канализация торбаларның 90% искергән.
XS
SM
MD
LG