Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Әфганстан корбаннарын хәтерләделәр


Казанда Әфганстан корбаннарын хәтерләделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

Казанда Әфганстан корбаннарын хәтерләделәр

15 февраль - Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне гадәттәгечә Казансу елгасы буендагы һәйкәл янында үтте. Бу сугыш тәмамлануга быел 24 ел тулды.

Совет гаскәрләренең "тәртип урнаштыру максаты белән" дигән боерык белән кергән бәйсез Әфганстан республикасындагы бу сугышта Татарстаннан да 10 меңгә якын хәрби катнаша. Алар арасыннан 262 кеше шунда һәлак була, 201е контузия, ә 546сы төрле тән җәрәхәтләре ала.

Митинг рәвешендә үткән бүгенге чарага әлеге сугышта катнашучылар белән беррәттән анда үлеп калучыларның тол хатыннары, ата-аналары, туганнары катнашты.

Башка елдагылардан аермалы буларак быелгы чара кыскарак узды. Гадәттәгечә беренче сүзне хәрби түрәләр алды. Аннан соң Казан шәһәре түрәләре Әфганстан сугышын һәм анда үлеп калучыларны онытырга тиеш түгелбез дип сөйләде. Шулай ук Әфган сугышында һәлак булучыларның ата-аналары исеменнән дә чыгыш ясаучы булды.

Ярты сәгать чамасы барган чара митингка килүчеләрнең Әфганстан корбаннары һәйкәленә чәчәкләр куюы белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG