Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Муса Җәлилне искә алдылар


Казанда Муса Җәлилне искә алдылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

Казанда Муса Җәлилне искә алдылар

15 февральдә Казанда татар шагыйре Муса Җәлилне искә алдылар. Спас манарасындагы сәгать төгәл уникене суккач, халык шагыйрьнең һәйкәлен чәчәккә күмде

15 февральдә Казанда татар шагыйре Муса Җәлилне искә алдылар. Спас манарасындагы сәгать төгәл уникене суккач, халык шагыйрьнең һәйкәлен чәчәккә күмде. Чарага Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, депутат Разил Вәлиев, язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, мәдәният эшлеклеләре, язучылар һәм мәктәп укучылары килгән иде.

Моабит дәфтәрләре
Моабит дәфтәрләре
Соңыннан Татарстан республикасы милли музеенда халыкка Моабит дәфтәрләрен тәкъдим иттеләр. Алар эченә 150 шигырь җыйган ике блокноттан гыйбарәт. Кульязмалар бозылмасын өчен алар музейның махсус сейфында саклана һәм җәмәгатьчелеккә елга бер тапкыр, әдипнең туган көнендә тәкъдим ителә.

Муса Җәлил әсирлеккә эләгеп Берлинның Моабит төрмәсендә 1944 елда җәзалап үтерелә. Совет режимы аны башта Ватан хаины дип игълан итә, берничә елдан соң Советлар берлеге каһарманы исемен бирә.
XS
SM
MD
LG