Accessibility links

Метеорит төшүдә яраланган бер кеше Мәскәүгә китерелде


Җомга иртән Урал төбәге өстеннән очып узган метеорит тудырган һәлакәттә яраланган бер хатын-кыз Чиләбедән махсус очкыч белән Мәскәүгә китерелде. Махсус җиһазландырылган Ил-76 очкычы "Раменское" аэродромына иртән төшеп утырды. Авыруның хәле тотрыклы, дип хәбәр ителә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 50ләп яраланган кеше хастаханәләрдә кала, алар арасында 13 бала бар.

Барлыгы метеорит төшүдә 1200ләп кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG