Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар дәүләте булмаса татар телен саклап калып булмаячак"


Казанда татар телен яклау пикеты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Казанда татар телен яклау пикеты

16 февральдә Казанның Бауман урамында 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап пикет узды.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган пикетта “Татар теле – дәүләт теле”, “Мәгариф турында Русия кануны татар мәктәбен юк итә”, “Татарстанда бер дәүләт теле – татар теле булырга тиеш!”, “Мәскәү миссионерлары – Татарстанда персона нон грата” дигән һәм башка татарча һәм русча шигарләр дә күтәрелде.

ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев әлеге пикет белән туган телдә урта белем алуга дәүләт гарантиясе һәм бердәм дәүләт имтиханының татар телендә дә бирелүенә мөмкинлек тудыруны таләп итүләрен белдерде.

ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов үзләренең төп максатларының татар телен һәм татар мәктәбен саклап калу икәнен әйтте.

“Әмма без күпме генә тырышсак та Русия арбасында утырабыз һәм аның канунына буйсынырга туры килә. Русия империя булмыйча федераль дәүләт булса бу дәүләтнең кануннары да үзгәчә булыр иде. Шул кануннар нигезендә без үз телебезне саклап кала алыр идек. Әмма бүгенге көндә вазгыять бик катлаулы. Бүген татар мәктәпләре азаеп кына калмый бөтенләй югалуга таба бара. Узган елның 31 декабрендә кабул ителгән мәгариф турындагы Русия кануны үз телеңне бары тик теләгең булганда гына укырга куша. Теләмәсәң бөтенләү өйрәнмә ди. Без бит балалар үстерәбез. Әгәр балаларыбызга үз телебезне өйрәтмибез икән алар бит Маугли булып үсә. Шуңа күрә без татар кешесе буларак үзебезнең балаларыбызны Маугли итеп үстерәсебез килми. Бүгенге көндә үзебезнең татар дәүләте булырга тиеш. Әгәр татар дәүләте булмый икән үзебезнең татар телен дә саклап калу мөмкин булмаячак”, дип белдерде ул.
XS
SM
MD
LG