Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эшче мигрантларга каршы урам җыены узды


Казанда мигрантларга каршы урам җыены
Казанда мигрантларга каршы урам җыены
Казанда Үзәк Азия илләре ватандашларына визаларны бетерү һәм контрольсез миграциягә каршы, шулай ук балаларга карата җинаятьләргә каршы ике урам җыены узды.

Эшче мигрантларның артуына ризасызлык белдереп берничә дистә кеше чыкты. Алар арасында "Русия халкы берлеге" һәм "Рус альянсы" хәрәкәте вәкилләре бар иде. Алар "Иммигрант, ватанпәрвәр бул, үз ватаныңда яшә", "Европага визасыз, Үзәк Азиягә - виза!" һәм башка төрле шундый шигарләр тоткан иде.

Икенче урам җыенын "Җинаятьчелек һәм канунсызлык" хәрәкәте оештырды. Анда кеше азрак катнашты. Активистлар балаларга карата кылынган җинаятьләр өчен җәзаны кырыслатырга чакырды.
XS
SM
MD
LG