Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Ришвәтчелек ач кешеләр булган җирдә генә юк"


Рөстәм Миңнеханов Төркиягә сәфәре вакытында
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә сәфәре вакытында
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Forbes журналының урыс телендәге чыгарылышына әңгәмә бирде. Ул анда Татарстан икътисады, “Татнефть”, ришвәтчелек, төбәк башлыкларын сайлау һәм узган елгы һөҗүмнәр турында фикерләрен әйтә. Әңгәмәнең кайбер кызыклы урыннарын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

“Татнефть” турында

– Күптән түгел сез Татарстанның “Татнефть” ширкәте белән хушлашырга җыенмаганын әйттегез. Бу сорауга җавап кына идеме яисә сез аерым бер тәкъдим булганлыктан үз карашыгызны белдердегезме?

– Әлбәттә, бу сорауга җавап иде. Миннән сорагач җавап бирдем. “Татнефть” – файдалы һәм керем китерә торган ширкәт. Аның безгә бернинди зыяны юк, ширкәт даими рәвештә хезмәт хакы, салымнар, дивидентлар түли, капитализацияне арттыра. Нигә аны кемгәдер бирергә кирәк? Ни өчен мин ширкәтнең кемнеңдер кулына күчүенә ризалашырга тиеш? Ул республика горурлыгы, ил горурлыгы. “Газпром” да дәүләт милеге санала, аңа карап беркемгә дә начар түгел.

Төбәк башлыкларын сайлау турында

– Федераль үзәк губернатоларны сайлау мәсьәләсендә ачыклык кертә алмый. Шәхсән сез моңа ничек карыйсыз? Былтыр халыкка сайлау мөмкинлеген кайтару турында канун кабул ителде, хәзер бу мәсьләне төбәкләр ихтыярына калдырмакчы булалар.

– Сайлауның һәр төре дөрес. Вазгыятьтән чыгып, тегесе дә монсы да яхшы. Русия – яшь дәүләт: аның үз гореф-гадәтләре бар. Җәмгыять җитди үзгәрешләргә әзер булырга тиеш.

– Татарстан өчен сайлауның кайсы формасы уңайлы?

– Татарстан өчен икесе дә дөрес. Былтыр бездә туры сайлау системы кертелгән иде, хәзер ул вакытлыча туктатылды. Хәзер бу мәсьәләне чишү миннән дә, администрациядән дә тормый. Бу эш белән безнең парламент шөгыльләнә.

Ришвәтчелек турында

– Инвестицияләр җәлеп итүдә Татарстан тәҗрибәсен уникаль дип әйтеп була...

– Бернинди уникаль әйбер дә юк. Башка төбәкләрдә дә уңышлы инвестиция проектлары бар. Бәлки, без бу өлкәдә бераз алга киткәнбездер. Ләкин барысы да Давоста күрсәтелгән шикелле начар түгел.

Кызганычка каршы, кайбер коллегалар Русияне ришвәтчелеккә баткан ил итеп күрсәтәләр. Әйе, бездә ришвәтчелек бар, административ киртәләр дә җитәрлек. Ләкин бу хәлне төзәтү өчен нинди эшләр башкарыла, шуны да күрергә кирәк.

Перспектива булган бөтен җирдә ришвәтчелек бар. Ач кешеләр булган җирдә генә ришвәтчелек юк.

Шуңа күрә бу проблем актуаль, ләкин аның әһәмиятен арттырып күрсәтергә кирәкмәс. Безнең ил бай һәм перспективалы.

Җәйге һөҗүмнәр турында

– Универсиада алдыннан Татарстан өчен иминлек мәсьәләсе дә актуаль. Былтыр республикада дини экстремизм ялкыны күзәтелде, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм булды. Бүген төбәктәге вәзгыять ни дәрәҗәдә тотрыклы?

– Норвегиядә Андрес Брейвик 70ләп кешене үтергәч, нишләптер Европада беркем дә бу ил начарланды димәде?

Америкада да көн саен кемнедер үтерәләр...

Әйе, бу хәлләр бездә булды, гаеплеләр билгеле, хокук саклау органнары бик уңышлы эшләделәр.

Экстремизм очраклары бар һәм, кызганычка каршы, бу бик начар. Дәүләт бу хәлләрдән читтә тора алмый. Хөкүмәтне бәреп төшерүгә, көч куллануга яки бер диннең икенчесеннән өстен икәненә өндәү һәрвакыт фаҗигале тәмамлана. Җинаятьләрне башкаручылар иманлы кешеләр түгел, алар фәкать ислам диненә язылган бандитлар. Әмма бу хәл бөтен җирдә булырга мөмкин. 2001 елда Америкада игезәк-манаралар җимерелде, ләкин аңа карап Америка начарланмады.

Беренчедән, безнең бу әйберләргә чик кую өчен төгәл кануннар булырга тиеш. Берни дә тиктомалдан килеп чыкмый: кайдадыр без карап җиткермибез, кайдадыр – хокук саклаучылар. Әлегә Русиядәге кануннар барлык нечкәлекләрне дә искә алмый. Ә җинаять кылучылар чит илләрдә белем алган, алар Русия мохитеннән читләшкән.

Икенчедән, безгә төпле миграция сәясәте кирәк. Хәзергесе күп төрле проблемнар тудыра. Узган елгы хәлләр безгә четерекле урыннарны анализларга мөмкинлек бирде. Хәзер без мәчетләрдә тәртип урнаштырабыз, кешеләрне укытуда ярдәм итәбез.

Әлбәттә, дин дәүләттән аерылган булырга тиеш. Әмма без кешеләрне үтерү турында экстремистик чакырулар ишеткәндә, кайберәүләрнең бер диннең икенчесеннән өстенрәк куюын күргәндә читтән генә карап торыйкмы? Без гасырларча башка конфессияләр белән дуслыкта-татулыкта яшәдек һәм хәзер тынычлык бозуга ирек куймаячакбыз.
XS
SM
MD
LG