Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада кеше хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган саммит ачыла


Бүген кеше хокукларын һәм демократияне яклау бишенче Женева саммиты үз эшен башлый. Анда Иран, Казакъстан, Пакыстан, Русия, Төньяк Корея, Сүрия, Судан һәм Тибет вәкилләре катнаша.

Төп мәсьәлә булып халыкара җәмәгатьчелек игътибарын таләп иткән кеше хокукларын бозу хәлләре торачак.

Очрашуда Русиядән ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән Pussy Riot панк төркеме вәкиле Надежда Толоконникованың ире Петр Верзилов катнашачак.
Форум төрле илләрдән 20ләп кеше хокукларын яклау һәм хөкүмәткә карамаган оешмалар хисабына үтә.

Киләсе атнада БМОның кеше хокуклары шурасының еллык утырышы ачылачак.
XS
SM
MD
LG