Accessibility links

Кайнар хәбәр

Серж Саргсян Әрмәнстан президенты булып калды


Әрмәнстанда яңа президент итеп элекке ил башлыгы Серж Саргсян сайланган. Аның өчен 58% күбрәк кеше тавыш биргән.

Аның төп көндәше, элекке тышкы эшләр министры, “Мирас” оппозицион фиркасе рәисе Раффи Ованнисян 37%ка якын тавыш казанган. Бүген Ереван үзәгендә Ованнисян тарафдарлары митинг уздырачак.

Әрмәнстанның махсус тикшерү хезмәте идарәдәге партия һәм “Мирас” фиркасеннән булган парламенттагы ике депутат арасында туган бәрелеш сәбәпләре тикшерәчәк. Ике арадагы сугыш сайлаудагы хәрәмләшүләр турындагы хәбәрдән соң, сайлау бүлекләренең берсендә килеп чыкты.
XS
SM
MD
LG