Быел Швециянең Мальме шәһәрендә узачак Евровидение бәйгесендә Русияне “Голос” проектында җиңгән татар кызы Динә Гарипова вәкиллек итәчәк. Динә инглиз телендә “What if” җырын башкарачак. Җырны швед продюссерлары Габриэль Аларе һәм Йоаким Бьорнберг Русия музыканты, элекке “Автограф” төркеме бас-гитаристы Леонид Гуткин белән бергә язган.
Тумышы белән Яшел Үзән шәһәреннән булган Гарипова өчен Русиянең үзәк каналында барган “Голос” тапшыруында 927 мең кеше тавыш биргән иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга кайткач аңа фатир бүләк итте.