Accessibility links

Кайнар хәбәр

Глеб: "Нәнәй татарча өйрәнеп азапланма дигән иде"


Глеб Радов
Глеб Радов

Татарча җырлау Уфа егете Глеб Радовны Русия телевидениесенең “Фактор А” тапшыруына чыгарды.

Уфада туган, җиде яшеннән Стәрлетамак шәһәрендә яшәгән Глеб Радов Беренче каналда барган "Голос" проекты финалына чыккан Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллинадан соң федераль телевидениедә татарча җырлап шау-шу тудырган чираттагы башкаручы булды.

"Россия" каналы оештырган "Фактор А" бәйге-тапшыруга (Британиядә барган "The X Factor" тапшыруының Русиядәге "көзгесе") Глеб ике тапкыр килгән булган, әмма үтә алмаган. Инде өченче тапкыр килгәч, буе-сыны килешкән, җырлау сәләте булган, әмма үз-үзенә ышанычын югалта башлаган егет оештыручылардан, нишлим соң, финалга үтәр өчен нәрсә җырлыйм дип сораган.

Глеб ниһаять телевидениедә!
Глеб ниһаять телевидениедә!
“Мин башка җыр әзерләгән идем, дөресен генә әйткәндә. Ләкин сәхнәгә чыгарга чират торганда оештыручылардан, нишлим соң, чибәрлегем бар, тавышым бар кебек, ләкин үтә генә алмыйм бит дип сорадым”, диде Глеб Азатлыкка.

Оештыручылар аңа "комиссияне шаккатырырга тиешсең", дигәннәр.

Глеб “Без тебя” җырының көен (минусовкасын) продюсерларга биргән, татарча җырлаячагын аларга әйтмәгән.

“Сәхнәгә чыктым, соңгы мизгелгә кадәр татарча җырлыйммы-юкмы, хәл итә алмадым. Куып чыгарырлар, син конкурсларны бутадыңмы әллә дип әйтерләр дип курыктым. Юбилейлар, туйлар уздырганда ул җырны татарча башкаргач, кунаклар аны шул кадәр күтәреп ала иде, шул искә төште дә - татарча җырладым. Үземә дә ошады. Аннары Пугачева, Николаев, Лолита реакциясен күреп тагын да дәртләнеп җырлый башладым. "Русское радио" директоры Роман Емельянов iPhone чыгарып мине шунда ук видеога төшереп интернетка куйды. Реакциягә үзем дә шаккаттым”, дип искә ала Глеб ул көнне ясаган чыгышын.

26 яшьлек егет Стәрлетамакта Зилә исемле дәү әнисе тәрбиясендә үскән. Музыка мәктәбендә баян һәм фортепианода уйнарга өйрәнгәндә дә, Стәрлетамак педагогия институтында башлангыч мәктәп һәм музыка укытучысы булырга укыганда да Глебның мәрхүм Зилә нәнәе гел янында булган. Егетнең татар әнисе һәм дәү әнисе балага татар телен өйрәтүне кирәк дип тапмаган.

“Нәнәй миңа татарча өйрәтмәде, инде русча иҗат итүне сайлагансың икән, азапланма дип әйтә иде”, диде Глеб Азатлыкка.

Глеб Радов инде ике ел Уфада яши. “Фактор А” тапшыруында татарча җырлагач Алла Пугачева аны итальянча җырлап күрсәтергә сораган. Глеб хәзер итальянча җырларга өйрәнә, үзе язган яңа җырлары белән клиплар әзерләргә җыена. Глеб Радовның ике җыры Русиядән Германиягә күчеп киткән алман мөһаҗирләре тормышына багышланган “Переселенец” фильмына кергән.

XS
SM
MD
LG