Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гитаралы Жириновскийны" ник җавапка тартмыйлар?


Жанна Бичевская
Жанна Бичевская

Русиядә карагруһлар баш күтәрә, татар милләтчеләрен һәм мөселманнарны эзәрлекләгән хакимият аларны күрми.

Кайбер урыс әһелләре тәмам бәйдән ычкынды – Русиянең күпмилләтле дәүләт икәнлеген “онытып”, интернет, матбугат, радио-телевидение аша бары тик урыска дан җырлый, аларны тыңласаң, бу дөнья урыстан башланган да, урыс белән тәмамланачак икән.

Ул арада ерак тарихтагы дошманнарга тибеп алырга да өлгерәләр, бүген урыс кул астында җан асраган милләтләрне дә “манчып” алалар һәм урысны бөтен дөньяны басып алырга “тәре яулары”на өндиләр. Ышанмыйсызмы? Ул чагында интернетта Жанна Бичевскаяның “Куликово поле” дип аталган клип-җырын тыңлап карагыз. Без, ягъни, тарихи татар-монголлар, анда саранча итеп бирелгән, йөзебез кыек, урыс исә бөек, бүген дә бу “изге” Руська яңа мамайлар, яңа хәзәрләр, масон һәм европалар яный икән, шуңа күрә, яңадан кылычка ябышырга һәм Кырымны, Истанбулны, Иерусалимны басып алырга кирәк икән:

"Как же мы дожили до такого, братцы?
Стонет Русь под гнётом саранчи.
Значит снова русским за оружие браться,
Значит снова русским доставать мечи."

"Возвратит Россия русский Севастополь,
Станет снова русским полуостров Крым,
Наш Босфор державный, наш Константинополь,
И святыня мира - Иерусалим!"

Ягъни, ярты дөньяны, бигрәк тә төрки-ислам җирләрен урыс кылычы астына кертергә, урысныкы итәргә кирәк икән. “Куликово поле” клибында ак булат кылыч канатлы ак ракета кыяфәтен ала һәм төрки-ислам җирләре өстенә ыжгырып очып бара башлый.



Ни өчен бәйсез, суверен дәүләтләрне басып алырга өндәгән Жанна Бичевскаяга һәм башка шундый шовинистик чакыруларга ут та юк, суд та юк? Чөнки аларның артында урыс дәүләте, урыс православ чиркәве тора, чөнки башка милләтләрне түбәнәйтеп, бары тик урыс үзаңын гына күтәрү Русиянең төп идеологиясе булып санала, башка милләтләр хисабына урыс милләтен саклап калу Русиянең дәүләт сәясәте булып тора.

Бүген ил белән урыс чекистлары һәм урыс чиркәве идарә итә, ә алар төрки-мөселман халыкларын, шул исәптән, татарларны да, күралмыйлар. Шуңа күрә менә шундый карагруһ эчтәлекле җырлар, дөньяны басып алуга, коралга чакырулар, тарихыбызны мыскыллый торган “Орда” фильмнары, урысның бөеклегенә дан җырлаган тапшырулар, урысны күтәрү өчен тарихны әкияткә әйләндергән китаплар белән дөнья тулды.

Ә инде җырчы булып китә алмаган Жанна Бичевскаяга килгәндә, совет заманында да аның балладаларында урыс рухы көчле иде, әмма ул вакытта аны “патриотизм” дип атыйлар иде. Хәзер исә битлекләр салынды, урыс шовинисты булу яхшы нәрсәдән санала башлады, дәүләт җитәкчеләре, депутатлар, җырчылар, сәнгатькәрләр, поплар бер авыздан “урыс-урыс” дип сөйли башладылар. Жанна Бичевская ул – Жириновскийның гитаралы варианты, сәяси заказ белән уйнаучы һәм җырлаучы, киләчәктә ул бу партиядән депутат булып китсә дә гаҗәп түгел.

Татар яшьләре милләтебезне, тарихыбызны мыскыл иткән “Орда” фильмын мәхкәмәгә биргән иде, Жанна Бичевскаяның шовинистик репертуарын да прокуратура экстремизмга тикшерергә тиеш дип уйлыйм, шуңа күрә, бу язмамны Татарстан прокуратурасына да җибәрәм, башкаларга да шуны киңәш итәм. Аларга клип-җыр итеп кенә карарга ярамый, болар – милләтара нәфрәт уятуга, башка халыкларны түбәнәйтеп, бары тик бер халыкны – урысларны гына күтәрүгә юнәлдерелгән шовинистик, экстремистик рухлы сәяси әсәрләр.

Жанна Бичевская бөтен Русияне Куликово кырына әйләндерергә чакыра, ягъни, сугыш мәйданына әйләндерергә, кораллы көрәшкә өнди. Ә үз илеңдә кемгә каршы, кем белән һәм нәрсә өчен сугышырга? Менә бу сорауга хокук саклау органнары җавап бирергә тиеш инде.

Бөтендөнья татар конгрессы, татар милли-мәдәни мохтариятләренең федераль үзәге идарәсе, башка милли һәм дини оешмалар да динебезне һәм милләтебезне түбәнәйтә торган мондый шовинистик, экстремистик әсәрләргә үз бәяләрен бирергә тиешләр. Русиядә халыкны, иң беренче чиратта, урысларны, шовинистик агу белән агулау дәвам итә, бу исә фашистик Германиядәге аянычлы хәлләргә китерергә мөмкин. Без барыбыз да Аллаһ алдында да, канун алдында да бертигез, дәүләт тә үз гражданнарына тигез итеп карарга, берсен берсеннән өстен куймаска, барысы өчен дә тигез шартлар тудырырга тиеш.

Бу экстремист урыс активистлары да күктән төшмәгән, шушы халыкларны – төрки-татарларны, фин-угырларны канга батырып басып алган җирләрдә яшәп ята, шуңа күрә, алар күккә сикермәсен, басып алган халыклардан гафу үтенеп, тәүбәгә килеп, милләтендәге начар сыйфатлардан арынып, тигезләр арасында тигез булып үз көнен үзе күрсен.

Кешенекенә тимәсен, Кырым-Истанбулларга кул сузмасын, татарга кагылмасын, башкаларныкына өмет итмәсен, чөнки без дә үз тарихыбызны, үз ана телебезне, изге ислам динебезне, үз җирләребезне, бәйсезлегебезне урыстан ким яратмыйбыз һәм алар өчен урыстан ким көрәшмәячәкбез.

Фәүзия Бәйрәмова
Милли мәҗлес оешмасы җитәкчесе
Чаллы шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG