Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин: “Казан уртасында ачлыктан үләргә әзермен”


Ачлык башлаган Наил Нәбиуллин ялгыз пикетка чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

20 февральдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казанда ялгыз пикет уздырды. Ул үзен канунсыз рәвештә гаскәргә чакыруга протест буларак өч көнлек ачлык башлады.

Наил Нәбиуллин Бауман урамындагы бер кешелек пикетта: “Сәяси ачлык! Мине татар халкының хокукларын яклаган өчен канунсыз рәвештә Русия армиясенә җибәреп юк итәргә телиләр. Бу канунсызлыкны туктатуны таләп итәбез!” дигән шигарь күтәреп торды. Әлеге шигарь рус һәм инглиз телләрендә дә язылган иде.

Наил Нәбиуллин өч көнлек ачлык белән тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмаса, вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәчәген әйтте. “Русия армиясендә үтерүләренә караганда, мин Казан уртасында ачлыктан үлүне өстен күрәм”, дип белдерде ул.

"Казанда Универсиада үтәргә күп вакыт калмады. Уеннар башланганчы һәм спорт уеннары барган вакытта берәр төрле сәяси шигарләр белән ялгыз пикетка чыгар, Татарстанны башка илләрдән килгән спортчылар һәм журналистлар алдында оятка калдырыр дип куркуга калган алар. Бу иң беренче чиратта мине юкка чыгару өчен сәяси кушылган эш булып тора", ди Нәбиуллин.

Нәбиуллинга сәламәтлеге начар булу сәбәпле 2007 елда хәрби билет бирәләр. Аның сәламәтлеген башта Норлатта, аннан Чистайда, соңыннан Казанда тикшерәләр. Казан табиблары икенче дәрҗәдә яссы табанлылык (плоскостопие) һәм артроз диагнозы куя. Хәрби хезмәткә яраксыз дип хәрби билет тапшырыла. "Әлеге документ нигезендә мине сугыш башланган очракта гына хәрби хезмәткә ала алалар. Әгәр кабат медицина тикшерүе узарга кирәк булган булса, ул хәрби билетта күрсәтелер иде", ди Нәбиуллин.
XS
SM
MD
LG