Accessibility links

Кайнар хәбәр

Имамнар киләчәктә эшкә хезмәт килешүе нигезендә генә алынырга мөмкин


Русия Дәүләт думасы комитеты “Намус иреге һәм дини оешмалар” турындагы канунга үзгәрешләрне беренче укылышка әзерләде. Дума инде аны җомга көнне үк карарга мөмкин.

Канун өлгесен әзерләүчеләр 1990 елда күп кенә яшьләрнең гарәп илләрендәге ислам университетларында белем алуын һәм башка дингә карата агрессив идеология алып баруын әйтә. Канун өлгесен тәкъдим итүчеләрнең берсе Татарстаннан Думага сайланган Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, мөселманнар күпчелектә яшәгән төбәкләр канундагы үзгәрешләр белән тулысынча килешәчәк.
Канун чит илдә дини белем алган һәм радикаль карашлыларны оешмадан кууны руханиларның үзләренә хәл итү мөмкинлеген булдыра. Шулай ук чит ил кешесенә, ватандашлыгы булмаучыларга һәм мәхкәмә карары белән эшчәнлеге экстремистик дип бәяләнгән кешеләргә дини оешмалар оештыруны тыя.

Татарстанда “Намус иреге һәм дини оешмалар” турындагы канун 19 июльдә Казанда булган террор гамәленнән соң республикада дини вазгыятьне тотрыкландыру максатыннан үзгәртелгән иде.

“Намус иреклелеге һәм дини берләшмәләр турындагы” Татарстан республикасы канунына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау структуралары, республика мөселманнарының Диния нәзарәте чит идеология үтеп керүгә чик куярга тиеш”, - дип белдерде ул чакта президент Рөстәм Миңнеханов.

Казанның “Нурулла” мәчете җитәкчелеге һәм мәхәлләсе Татарстанның “Намус иреге һәм дини оешмалар” турындагы канунны үзгәртүгә дәгъва белдерде.

Дәгъва белдерүчеләр канундагы ике пунктны бетерүнә таләп итә: чит илдә белем алган имамнарны эшкә алыну тыйган һәм имамнар белән эш килешүен төзүне таләп иткән пунктларны.
XS
SM
MD
LG